erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Төркиягә юл ачыла

Россия Президенты Владимир Путин һәм аның төрек коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоган чәршәмбе көнне телефон аша сөйләштеләр, аның барышында илләр арасында авиаэлемтәне яңарту турында фикер алыштылар.

Россия һәм Төркия 15 июльдән илләр арасында коронавирус пандемиясе аркасында өзелгән авиаочышны тергезергә карар кылдылар.

Кичә Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәте халыкара авиаочышларны яңарту буенча эш алып бара, чит ил партнерлары белән элемтәләр башлана. Шул ук көнне Россиянең «Аэрофлот» авиакомпаниясе башлыгы Виталий Савельев, халыкара авиапассажирларны яңадан кайтару датасы билгеләнмәсә, бу базарны югалтуга китерергә мөмкин, дип белдерде.

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова, Россиядән халыкара очышларны тергезү буенча фикер алышу һәм тиешле чикләүләрне акрынлап бетерү 15 июльдән башланачак, дип белдерде. Һәр ике атна саен хакимиятләр чит илләрдәге санитар-эпидемиологик хәлне бәяләргә һәм, кирәк булганда, рейслар яңартыла торган илләр исемлегенә төзәтмәләр кертергә ниятли.

Фото: traveltheworld.com.ua

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/S-enche-T-rkiyag-yul-achila-368573/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X