16 июль 2020 яңалыклары
-
Иртәгә Роспотребнадзор сәүдә үзәкләрен һәм кафеларны тикшерә башлаячак
Республикада 15 июльдән сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклануы биналарының эше рөхсәт ителә.
-
Төркиягә юл ачыла
Россия Президенты Владимир Путин һәм аның төрек коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоган чәршәмбе көнне телефон аша сөйләштеләр, аның барышында илләр арасында авиаэлемтәне яңарту турында фикер алыштылар.
-
Тикшерү материаллары белән танышу
2006 елның 5 февралендәге “Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында”гы 59 номерлы Федераль законда дәүләт, җирле үзидарә органнары яки дәүләт эшендәге кешеләр мөрәҗәгатьләрне караганда гражданин, әгәр бу башка кешеләрнең хокукларына, ирегенә һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылмаса һәм күрсәтелгән документларда һәм материалларда дәүләт сере һәм федераль закон белән саклана торган башка мәгълүматлар булмаса, мөрәҗәгатькә кагылышлы документлар һәм материаллар белән таныша ала.
-
Халык санын алу күчерелде
Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә планлаштырылган иде. РФ Хөкүмәте карары белән ул 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр үтәчәк.
-
Июльнең икенче яртысына һава торышы
21 июльгә көндез һава температурасы +24 градуска, төнлә +16 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
-
Арчада "Планеталар парады" узачак
Алып баручы - "Җиһангирлар" төркеменең җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов.
-
Татарстанда кисәтү игълан ителде
атарстанда янә шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.
-
Татарстанның элеккеге экология министры кулга алынган
Башлангыч мәгълүматларга караганда, Әгъләм Садретдинов 180 мең сумга «Квартала» оешкан җинаятьчел төркеме әгъзаларына үз юлына «аркылы төшкән» кешене үтерергә заказ биргән.
-
«Салават күпере»ндә күпкатлы йортта янгын чыккан
Казанның "Салават күпере" торак комплексындагы Сажинов урамындагы 3нче йортта янгын чыккан дигән хәбәр бүген көндезге сәгать икеләр тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча бердәм 112 номерына алынган. Шалтыратучылар унсигез катлы йорт подъездыннан куе төтен чыгуын хәбәр иткән.
-
Табибларны кулга алганнар
Мәскәүнең Басманный суды нәни балаларны сатуда гаепләнгән табиб-гинекологларны СИЗОга утырткан.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын «Татар дөньясы» китабы белән танышырга өндәде
Татар милләтенең формалашуы турында китап Татар әдәбияты үзәге сайтында ирекле сатуда.
-
Пляжлар кайчан ачылачак?
Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брфингта әлеге сорауга ачыклык кертте.
-
Компьютер уеннары яраткан үсмерне паралич суккан
Кытай Халык республикасының Гуанси-Чжуан автономияле районында тәүлегенә 22 сәгать компьютер уеннар артында вакыт үткәргән үсмер ишемия инсульты кичергән.
-
Элеккеге имамны урлаганнар
Имамны урлауда шикләнелүчеләр, шулай ук һөҗүмне оештырган ике кеше тоткарланган.
-
Дезинфекциягә субсидияләр алу тәртибе
15 нче июльдән кече һәм урта эшмәкәрлеккә яңа төрле ярдәм эшли башлады.