erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Уҗымнар юрган астында

Иртә буран, кич тә буран дип җырлый-җырлый кар көрибез.

“Кыш шулай карлы-буранлы һәм салкын булырга тиеш инде“, - дип тынычландыра Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов.

Әйе, без аның белән 50 градуслы салкынны да күргән кешеләр. 1978 елның декабрь ахыры иде бу. Алмагачлар да, имәннәр дә өшеп бетте ул елны. Ә калын кар астындагы уҗымнар бирешмәде.

– Район метеостанциясеннән алынган мәгълүматлар буенча, гыйнварда 55 мм кар яуды, – ди Әхмәт Хәкимҗанов. –  Бүгенге көндә кар катламы – 41 сантиметр. Ике атна элек 30 сантиметр иде. Норма – 26 сантиметр. Туң катламы – 12 сантиметр.

Иң салкын төн 24 гыйнварда – минус 31,1 градус. Иң җылы көн 5 гыйнварда – минус 1,9 градус.

Кар калын булгач, уҗымнар өчен куркыныч юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев