Хәйрия ярминкәсе
Носы мәктәбеннән язалар.
16 октябрь көнне мәктәбебездә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән «Хәйрия ярминкәсе» узды. Анда укытучылар, укучылар һәм ата-аналар актив катнашты. Алар ярдәмендә күргәзмә-сатуга төрле гадәти булмаган эшләнмәләр, сувенирлар, кулдан эшләнгән бәйләнгән әйберләр, тозлы ризыклар, пешерү, тәм-томнар тәкъдим ителде.
Хәйрия ярминкәсе-шатлыклы һәм игелекле эш, анда без үзебезнең иҗат әйберләрен бүләк итеп, үз җаныбызның бер өлешен һәм кулларыбызның җылысын саклап, туган илебезне саклаучы егетләребезгә ярдәм итәбез.
Мәктәп дирекциясе хәйрия ярминкәсендә актив катнашкан барлык ата-аналарга, укучыларга, укытучыларга рәхмәт белдерә. Ныклы сәламәтлек, эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар телибез.
Гүзәлия Сәгыйтова, педагог оештыручы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев