Яшь юл хәрәкәте инспекторлары чыгыш ясады
16 сентябрьдә Арчаның икенче урта мәктәбендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатында чара узды.
16 сентябрьдә Арчаның икенче урта мәктәбендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатында чара узды. Беренче сыйныф укучылары каршында яшь юл хәрәкәте инспекторлары чыгыш ясады. Анда әкият геройлары да актив катнашты. Яшь инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга, киемнәрдә яисә букчаларда яктылык кайтаручы элементлар йөртергә, машинада барганда махсус җайланмалардан файдаланырга кирәклеге турында сөйләделәр. Аннан “Юл билгеләрен әйт”, “Табышмакның җавабын тап” дигән уеннар, флеш-моб үткәрделәр. Соңыннан ЮХИДИның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова беренче сыйныф укучыларына яктылык кайтаручы элементлар өләште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев