Юл һәлакәтендә балалар зыян күргән
Игътибарлы булыгыз.
2020 елның җиде аенда республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында барлыгы 238 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 5 бала үлгән һәм 254 бала тән җәрәхәтләре алган. Статистикага күз салсак, балалар катнашында юл фаҗигаләре саны нәкъ менә август-сентябрь айларында артуын күзәтербез, чөнки бу чорда яшүсмерләр озын җәйге яллардан соң, юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен оныталар. Мәсәлән, 2019 елның август-сентябрь айларында балалар катнашында 109 юл һәлакәте теркәлгән, аларда ике бала үлгән һәм 115 бала тән җәрәхәтләре алган. “Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында Татарстанда балаларны транспорт чараларында йөртү буенча массакүләм йөртүчеләрне тикшерү, җәяүлеләргә юл бирү белән бәйле кагыйдәләр үтәлеше, яктылык кайтаргыч элементларга игътибарны җәлеп итү, балигъ булмаганнар тарафыннан кагыйдәләр үтәлешенә аерым игътибар булачак. Шул ук вакытта балаларның юлларда куркынычсызлык таләпләре үтәве буенча Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре катнашында ата-аналар җыелышлары узар дип көтелә. Әти-әниләр балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәвенә аеруча игътибарлы булса иде. Балаларның юл кырыйларында һәм башка шундый куркыныч янаган урыннарда ялгыз калмавын тәэмин итү кирәк. Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 маддәсе нигезендә, җиде яшькәчә балаларны җиңел машинада яки йөк машинасы кабинасында бары тик махсус утыргычта гына йөртү мөмкин. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җиде яшьтән соң да балаларны транспорт чарасында шундый утыргычта гына йөртүне кирәк дип саный.
Тулырак: http://atnya-rt.ru/news/yukhidi/profilaktik-chara
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев