Язмышлар... рубрикасы буенча яңалыклар
-
”Менә шушы кечкенә сабыең хакына калдырам”
Әнием турындагы истәлек белән бүлешәсем килде. Сталин лагерьларының җилләре аңа да килеп кагыла, әмма алып кына китә алмый. Бу хәл менә болайрак килеп чыга.
-
Берсеннән бала таба... өченчесен ярата
Тупылдап торган малай тапты Зәбирә. Нарасый – тач әтисе иде: бераз кысынкырак күзләр, җәенке яңаклар, почык борын, кабарып торган йомшак иреннәр...
-
Өянкеләр сере
Илсаф килеп төшкәндә, мәйдан ару гына кызып бара
-
«Әни, мине көт, үлмә...»
«Әни! Мин ярты елга эш буенча командировкага китәм. Борчылма, мин шалтыратырмын. Үзеңне сакла, дарулар эчәргә онытма. Мине көт, үлмә», – дип саубуллашкан
-
Шурави ханымнар
Әфган хатирәләре онытылмый, чөнки кеше хәтере компьютер түгел, мәгълүматны сызып ташлап кына булмый. Татарстаннан хәрби хәрәкәтләрдә 9358 якташыбыз катнаша, 520 егет яуда башын сала. Әфган сугышы ветераннары бер-берсенә шурави дип эндәшә: совет гражданнарын Әфганстанда әнә шулай дип йөртәләр. Сугышка төрле сәбәпләр белән совет хатын-кызлары да бара. Кемдер приказ буенча, кемдер акча өчен, кемдер йөрәге кушканга... Анда булган Татарстан хатын-кызларын табып сөйләштек.
-
Үз балаларың булмагач, кирәкмени без кеше баласына?!
Былтыр җәй Казаннан күршебезгә бер шәһәр малае җәйге ялга әбисенә кунакка кайтты. Үсеп, җитдиләнеп киткән кунак малае дигәннәре!
-
«Илшатны коткарып калып була иде...» – футбол уйнаганда Арча егетенең гомере өзелгән (»Интертат », Гөлнар Гарифуллина)
18 февраль көнне әле 1 ай элек кенә 45 яшен тутырган Илшат Садыйков футбол кырында кинәт вафат була. Тумышы белән Арча районының Яңа Кенәр авылыннан булган егетнең якыннары белән «Интертат» сөйләште.
-
Иремне югалткач үз–үземә: «Бирешмә!» – дим
Ирем белән бик матур итеп яшәп ятканда, гаиләбезгә зур кайгы килде. Ике баламны кочаклап, ялгызым калдым.
-
«Агу тамган телдән бал да тамар»
Никадәр белдермәскә тырышса, да, төшке ашка кайткан ире Әлфидәнең кәефе юклыгын сизде. – Нәрсә сөмсерең коелган, әллә әниеңне сагындыңмы? Сагынсаң, кич эштән соң урап киләбез, ун чакырым ара җир чите түгел, әткәйдән матаен сорап торабыз да... Нәфис шулай диюе булды, ике ай элек кенә никахлашкан хатыны сулкылдап елап та җибәрде (»Сөембикә », Люция Әблиева).
-
Яшем кырыкта булса да, тормышым башланды гына әле
Яшьлек мәхәббәте күпләр өчен якты хатирәдер инде ул. Яшь чак, җүләр чак, уйланылмыйча әйтелгән сүзләр, уйланылмыйча эшләнгән эшләр, горур булып күренергә тырышулар...
-
Куркам мин бу бәхеттән… (Гыйбрәтле язмыш)
Тамчы булсаң да, язын кил, шатлык… Ф.Яруллин – Куркам мин бу бәхеттән!.. – Күрше караватта ятучы хуҗабикәнең ярым пышылдап әйткән бу сүзләре төнге тынлыкка чумган өйдә шулкадәр каты ишетелде, йокымсырап яткан хатын чәчрәп китте.
-
“Юан тәкә”, дип, кызыбыз белән бер кат киемнән куып чыгарды
Минеке кебек язмышка дучар булган кешеләр бар микән? Туган көнемнән алып бәхетсезлек сагалап йөргән мине...
-
Ире тарафыннан җәберләнеп яшәгән хатын: «Сүземне тыңласаң, кыйнамый идем, диде» (»Интертат », Регина Габдрахманова)
Сөйгәне тарафыннан абьюз (психологик һәм физик көчләү) корбаны булып яшәгән хатын-кыз үзенең шәхси тарихын «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде. Героиняның тарихын психолог Алсу Минһаҗева анализлады.
-
Нәфес коллары
− Әни җаным, минем белән ул-бу була калса, зинһар өчен, Рәфитемне ташлама?! Зинһар өчен, балама таяныч бул! – Гөлфинә бу үтенечен әнисенә соңгы арада тәкрарлый да тәкрарлый. Чире баса барган саен, үз хәлен сиземләгән хатын Хәмдия карчыкның алдына тезләнердәй булып ялына. – Мин китсәм, Илфат яңа хатын алып килер дә баланы онытыр. Ә син – улымның дәү әнисе. Синдә бар ышанычым.− Аның бу сүзләрен Хәмдия карчык та тыныч кына тыңлый алмый.
-
«Әни, ә шкафтагы теге мыеклы абый киттеме әле?..
Була бит инде шундый кешеләр, юморны аңламый торган. Берничек тә. Менә бу кешеләр юморны аңламый, ә юмор аларны аңлый. Һәм һәртөрле кызыклы хәлләр нәкъ менә шундый кешеләргә ияреп йөри. Әнә шундыйрак бер таныш бар минем. Яхшы күңелле, әйбәт кеше. Тик җитди. Бик җитди. Ә кызык хәлләр үзенең билбавына ябышып йөри.