Арчаның беренче балалар бакчасы балалары “Казан арты” музеенда кунакта
Арча шәһәренең үзәгендә эшләп килүче «Казан арты » тарих-этнографик музеен белмәгән кеше сирәктер.
"Салават күпере" исемендәге 1 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалары белән әлеге музейда күңелле очрашу булды.
Балалар кече яшьтән татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Музей хезмәткәрләре балаларга аңлаешлы итеп һәр җиһазны, кием-салымнарны, эш коралларын күрсәтеп, аңлатып, таныштырып үттеләр.
Балалар "Казан арты " музееннан алган яхшы кичерешләре турында әти-әниләре белән уртаклаштылар.
Музей хезмәткәрләренә, балаларны алып барырга ярдәм иткән әти-әниләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Үзенең тарихын онытмаган халык югалмас, дигән борыңгылар.
Г.Б.Зиннәтова, Ә.Р.Габдельбарова, Г.Ф.Сәгыйтова, Э.Р.Тухфатуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев