24 март 2022 яңалыклары
-
Алты балалы гаилә янгыннан соң бернисез калды. Ярдәм кирәк!
Арча районы Иске Жөлби авылында яшәүче күпбалалы Шерматовлар гаилэсенә коточкыч кайгы килде. Аларның йорт жирлэре янып бетте!
-
Арчаның беренче балалар бакчасы балалары “Казан арты” музеенда кунакта
Арча шәһәренең үзәгендә эшләп килүче «Казан арты » тарих-этнографик музеен белмәгән кеше сирәктер.
-
Улым яшендәге егет белән очрашам
Миңа – 45 яшь. Ирем белән 24 ел бергә яшибез. Ул вахтада эшли, атнасына ике тапкыр гына, ягъни бик сирәк күрешәбез. Кичләрен күңелсез булгач, ирем югында танышу сайтына керергә булдым. Иремә хыянәт итү уемда да юк иде. Бары тик аралашырга теләдем ("Шәһри Казан").
-
Михаил Мишустин: «Моңа кадәр алынган ипотека ставкалары артмаячак»
Ипотеканы Үзәк банкның төп ставкасы артканчы алучылар элеккечә түлиячәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдергән ("Ватаным Татарстан").
-
Умачлы ашы пешерү ЫСУЛЫ
Айгөл Таҗиева рецепты
-
Гидрометеорология идарәсе апрельгә һава торышын фаразлады
Апрельдә һава температурасы республика буенча нормадан югарырак булачак, айлык уртача температура 4,4 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем гадәттәгедән азрак булыр дип фаразлана.
-
Вәгъдә йөзеге
Җамалия әби җырлый-җырлый җеп эрли. Тәрәздән кергән кояш нурлары аның ак яулыгына, кара бөрчекләр төшерелгән ситсы күлмәгенә төшә. Еллар авырлыгыннан гәүдәсе бетерешсә дә, ул җитезлеген югалтмаган: җил-җил атлап идәнен дә юа, керен дә үзе ап-ак итеп агартып, өй каршындагы бауга чыгарып элә. Өе искергән, әмма тәрәзә кашагаларындагы чигүле сөлгеләр, тастымаллар күңелгә рәхәтлек бирә... Бу өйдә минем игътибарны үзенә иң тарткан әйбер – кызыл агачтан эшләнгән борынгы китап шкафы. Әбинең күз карасыдай саклый торган китаплары рәт-рәт шунда тезелешкән. Тик гарәп телендәге бу китапларга тешебез үтми – әлеге хәзинә янында без чеп-чи наданнар. Ә Җамалия әби, комган алып кулларын сабынлап юа да, бисмилласын әйтеп, берәр китапны алып көйләп кенә укый башлый... ("Сөембикә", Фәгыйлә Шакирова).
-
Кавыктан суган белән сарымсак коткара
Яз көне чәчләр тәрбиягә аеруча мохтаҗ. Коры чәчне йомырка белән юарга ярамый. Чөнки аксым баш тиресен бик нык тарттыра.
-
Авыл юлында һәлакәткә очрап, ир белән хатын зыян күргән
Кичә кичке уннар тирәсендә Кукмара районы Иске Йорт авылына барып җитәрәк җитди юл-транспорт һәлакәте булган ("Ватаным Татарстан").
-
Арчада волейбол ярышлары кызганнан кыза бара
Ярышлар каты бара.
-
"Без, кешеләр, гөнаһ кылганга, җиргә сөрелгәнбез бит. Үзебезгә бирелгән язмышны зарланмыйча үтәргә генә кирәк..."
Бу гаиләдә беркем дә зарлануны белми. Ике авыру бала үстергән әни кеше дә, тормыш авырлыкларына бирешмичә, үзләренең сәләт-уңышлары белән сокландыручы Фәнис һәм Эльвина да. ("Ватаным Татарстан")
-
Таэквондочылар Анапада ярышта
Уңышлар телибез!
-
Әлфис Кыямовның улы Айрат: "Әти җылысы кирәк булуын тойдым"
Мәрхүм җырчы Әлфис Кыямовның улы Айрат өйләнде. Бу хакта җырчының кызы, Татарстанның атказанган артисты, танылган биюче Айгөл Кыямова сөйләде ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).
-
«Башына типкән, аягыннан тотып идәнгә бәргән» — кызын кыйнаган ананы төрмәгә яптылар ("Интертат", Елена Сәлахова)
Казанның Совет районы судында яшь ярымлык кызын кыйнаган ананы хөкем иттеләр. Баланың әбисе киленен шартлы рәвештә генә ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Ә прокуратура хатынны рәшәткә артына озату тәкъдимен әйтте. Суд карарын «Татар-информ» журналисты да тыңлады.
-
«Омикрон»ның яңа төре Россиянең бөтен төбәкләренә таралган
Россиядә «стелс-омикрон» белән авыручылар арта – штамм илнең барлык төбәкләрендә диярлек бар, әмма Covid-19 белән авырулар санының артуы көтелми. Бу хакта Роспотребна дзорның эпидемиология фәнни-тикшеренү институты белгече Камил Хафизов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.