erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гидрометеорология идарәсе апрельгә һава торышын фаразлады

Апрельдә һава температурасы республика буенча нормадан югарырак булачак, айлык уртача температура 4,4 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем гадәттәгедән азрак булыр дип фаразлана.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров апрельдә һава торышы буенча мәгълүмат бирде.

«Апрельдә һава температурасы республика буенча нормадан югарырак булачак, айлык уртача температура 4,4 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем гадәттәгедән азрак булыр дип фаразлана», — диде ул гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында.

Май, июнь, июльдә һава торышы норма тирәсендә. Сентябрьдә температура нормадан югары, явым-төшем норма тирәсе булыр дип көтелә. Сентябрьдә температура уртача 11 градус булыр дип фаразлана. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иртәгә көндез 2 градустан алып 7 градус җылы, аяз, җомга урыны белән юеш кар явуы ихтимал, көндез 1, 6 градус җылы булачагын әйтте. Шимбә җил чыгарга мөмкин. 27 мартта көндез юеш кар, урыны белән буран һәм көчле җил чыгуы ихтимал. Көндез 0 градустан 5 градуска кадәр җылы булачак. 28-31 мартта юеш кар фаразлана, 0 градустан 5 градуска кадәр җылылык көтелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X