erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Авыр тормыш юлы үттек

Без сугыш чоры балалары да тугызынчы дистәне ваклый башладык. Вакыт бик авырлык белән үтә. Хәзер инде бер көн үткәрүне дә табибларсыз күз алдына да китерә алмый башладым.

Бик авыр тормыш юлларын үтәргә туры килде безнең чор балаларына. Ачлык-ялангачлыкта салкын өйләрдә бөгәрләнеп ятуларны искә төшерсәм дә, хәзерге тормыш белән чагыштыргач, бу тормыштан аерыласы килми шул. Мин үзем әти сугышка киткәндә 3 яшьлек бала булып калганмын. Әтием Яңа Кенәр кешесе, укытучы һөнәре алгач, Шушмабашка эшкә җибәргәннәр. Шушмабаш авылында ул вакытта дүртьеллык мәктәп кенә булгач, аны Апаз авылына мәктәп директоры итеп җидееллык мәктәпкә күчерәләр.

Мин 1939 елның 17 мартында 7 айлык булып туганмын. Сугыш башланасы булгач, ашыгып дөньяга килгәнмендер инде. Әти – Габделхәй Сәмигуллинны сугышка, 5 баласын калдырып, 1942 елның сентябрендә алалар. Ул вакытта миңа 3 яшь. Әтинең мине күтәреп авыл буенча барганын беләм, ә йөзен хәтерләмим. Мин әти артыннан бик каты елап калганмын. Сугыштан миңа багышлап җырлар да язып салган ул. Хатлары да латин алфавиты белән язылган. Әтиемә каһәр төшкән сугыштан кайту насыйп булмады. Румыния белән Венгрия җирендә батырларча танкист булып һәлак була. Әтине кыска курсларда укытып, Самарада, элек ул Куйбышев шәһәре иде, танк командиры итеп билгелиләр. Аларның танк бригадасы Карпат таулары кичеп, дошман тылына бәреп керә.

Әтиемне Шушмабаш авылында да, Апаз авылында да бик хөрмәт иткәннәр. Сугыштан да ул аз-маз акча сала торган булган. Бер хатында болай дип язган: “Оркыя, шуның кадәр сиңа акча салам, шуның кадәресен абыстай әбигә кертеп бирерсең. Безнең исән-имин кайтуыбызны теләп дога кылыр”.

Хәзер инде биш баладан мин үзем генә калдым. Истә калган тагын бер нәрсә кала язган. Бервакыт әни алабута оныннан күмәч әвәләп пешереп ашатты. Без биш бала да агуланып егылганбыз. Алабута оны күгәргән булган. Күземне ачып җибәргән вакытта әнинең ачыргаланып елаганы күңелемә мәңгегә кереп калды. Әтиегез сугыштан кайткач, нәрсә дип җавап бирермен, биш баладан берегез дә калмыйсыз бит дип өзгәләнде. Ходайдан ялварып сораганы әле дә хәтеремдә. Башка ул әйберне йортыма кертмәс идем диде һәм кертмәде дә.

Әтиегез кайтыр әле дип, әни үлгәнче өметләнеп яшәде. 87 яшьтә дөнья куйды. Урыны оҗмахта булсын, амин. Бу сүзләрем әтигә дә, әнигә дә догам булсын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мин бик яшьли эшли башладым. Башта колхозда җәй айларында ат җигеп басудан ашлык ташыдым. 5 центнерлы арба-тартмаларга тутырып. Комбайннардан ашлыкны ташып җиткерә алмагач, басуга бушаталар иде, аны чиләк белән тутыра идек. Анан соң мин Ашытбаш МТСына өйрәнчек-токарь булып эшкә кердем. 1954 елдан 1959 елга кадәр армиягә киткәнче эшләдем. Эшемне яраттылар, үземне дә ихтирам иттеләр. 1962 елның 18 декабрендә армиядән кайттым. Кайтуга совхоз директоры, Советлар Союзы Герое Нәкыйп абый Сафин чакыртып алды. Эшли башларга кушты. 1978 елның августында “Росгосстрах”ның Арча бүлекчәсендә эшли башладым. 2002 елның декабренә кадәр эшләп, пенсиягә чыктым. Рәсемем районның Мактау тактасында торып, исемем Мактау китабына кертелде.

 Менә хәзер инде авырулар үзен сиздерә башлады. 2002 елның сентябрь аена кадәр больница юлының кайда икәнен дә белми идем. Мине үгез сөзеп, 3 мәртәбә операциягә ятарга туры килде. Авырулар миңа бәйләме белән килделәр. Шуңа да хастаханәгә әледән-әле барып ятарга туры килә. Табиблар һәм шәфкать туташлары белән еш аралашам. Аларсыз яшәүне хәзер күз алдына да китерә алмыйм. Йогышлы чирләр (коронавирус һ.б.) заманы. Медицина хезмәткәрләренә җиңел түгел. Аларның хезмәтләре алдында башымны иям. Рәхмәт армый-талмый эшләүләренә. Табиблар Фәнис Гайфетдинов, Илшат Ибәтуллин, Рөстәм Әүхәдиев һәм дә Азат, Айрат, Искәндәр... – барысына рәхмәт. Эшләре уң булсын! Палаталар чиста, урын-җирләр һәрвакыт югары чисталыкта тора. Мондагы яту-тору, ашау-эчүләр кайберләребезнең өендә дә булмый торгандыр. Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, мин сезгә сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, гаилә тынычлыгы һәм бәхет телим.

Рафаэль Сәмигуллин.

Шушмабаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев