Без кем?
Тел турында уйланулар
“И бөек тел,
син шундый чара,
Син төзәлсәң,
барыбыз да төзәлә бара”.
(Мөхәммәдъяр.
XVI гасыр шагыйре).
Соңгы ике елны үземнең туган авылым Кәчедә яшим. Казанга да, Арчага да баргаларга туры килә. Поезддан төшкәч, ике чакрымга якын җәяү барасы – йортыбыз Казансу елгасының икенче ягында. Юл авыл урамнары аша уза. Очраган бер авылдаш “Исәнмесез!” дип сәламләп үтә. Бигрәк тә укучы балалар. Күңелле күренеш, әлбәттә. Авылларда бу матур гадәткә хөрмәтле укытучылар өйрәтә. Безнең балачакта да шулай иде, бүген дә шулай. Ләкин юлда әле нидер кирәк искә төшә. Кибеткә керәсең. Кем генә юк анда. Олы апа-абыйлар, 4-5 яшьлек баласын иярткән әниләр. Шаккатырсың – аралашу ярым урыс, ярым татар телендә. “Улым, что тебе купить?” – дип сорый яшь ана. “Әника, купи мороженое!” – ди малае.
Без – Казан артыннан, Тукай якташлары, дип күкрәк сугабыз. Ә Тукай телен – ана телебезне онытып барабыз түгелме соң?!
Матур җәй, күп кеше җәйне балалары, оныклары белән авылда уздыра. Бигрәк тә соңгы 2-3 елда. Коронавирус дигән афәт килеп чыкты. Адәм балаларын гаиләгә, авылда яшәп ятучы әти-әниләренә якынайтты. Җәен авылда бик рәхәт: саф һава, чишмә суы, сөте-каймагы дисеңме (таба алсаң), чөнки авылда сыер асраучылар юк дәрәҗәсендә.
Аллага шөкер, безнең Бөдрә тал ягында (аръяк, кечкенә як, тау ягы) балалар мәйданчыгы ясап куйдылар. Авылга ялга кайткан балалар, авыл балалары бергә җыйналып, шунда күмәк уеннар уйныйлар, таган атыналар, яңа дуслар табалар, үпкәләшәләр, дуслашалар – мәш киләләр. Иң гаҗәбе – татарча сөйләшү юк! Бу турыда шактый кеше белән сөйләшергә туры килде. Халык бертавыштан: “Балалар бакчасында да күбрәк урысча сөйләшәләр ич!” – дигәч, мин нык аптырадым.
Чеп-чи татар авылында яшь буын – безгә алмашка киләсе буын үз телендә сөйләшми – әллә белми – бик аяныч.
Сәвия Мөхәммәд.
Кәче авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев