11 февраль 2022 яңалыклары
-
"Мунчадан ут лапаска, аннан гаражга күчте...": Балтач районында фаҗига
Балтач районының Бөрбаш авылында Габдрахмановлар хуҗалыгында ут чыгып, сарайлары, гаражлары һәм иске мунчалары янып беткән ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина).
-
"Коронавирус” диагнозын кую буенча үзгәрешләр кертелгән
“Коронавирус инфекциясе” диагнозын куюга үзгәрешләр кертелгән. Хәзер чирләүчеләрнең гомуми статистикасына күбрәк кеше эләгәчәк("Ватаным Татарстан").
-
Суррогат әни: "Баланы нибары ике генә сәгать күреп калдым"
Соңгы елларда суррогат ана булу бик популяр. Ил буйлап бер-бер артлы чит кешеләргә бала табып бирергә риза хатын-кызларны эзләүче яңа агентлыклар ачыла. Чаллыда да шәхси игъланнар күп. Кемдер донор, кемдер суррогат әни булырга тели, хәтта гонорар суммасын да яшерми язалар ("Шәһри Чаллы", Зөһрә Вәлитова).
-
Машина яндыру, подъезд төбендә сагалау, куркытулар — журналистларга ничек яныйлар?
Журналист язган берәр язма кемгәдер ошамаска мөмкин, бигрәк тә тәнкыйть булса. Менә шуннан башлана инде… Тәнкыйтьне тыныч кына кабул итә белмәгән һәм нәрсәдәндер куркырлык сәбәбе булган кешеләр чаң суга. «Судка бирәм» белән башлана да үсә бара. Татар журналистлары «Интертат»ка куркыту, янау очраклары турында сөйләде ("Интертат", Гөлүзә Ибраһимова).
-
Күңелгә хуш авылым
Инстаграм, Тик-ток, Ютуб, Телеграмм, Ватсап... Бүгенге көн өчен киң кулланылышта булган сүзләр.
-
Гаилә ядкәрләрен саклыйк
Мәдәни мирас
-
Арчада “Ел тәрбиячесе – 2022” бәйгесенең зона этабы бара
Ул Арчаның 6нчы балалар бакчасында уза.
-
Әтием турында истәлекләр
Әтием, Рәхимов Якуб Мөхәммәдрәхим улы, 1923 елның 8 октябрендә Орнашбаш авылында туган. Сагынабыз
-
“Төшләремдә күрсәм дә риза булыр идем”
Әлеге хатларны Югары Мәтәскә авылында яшәүче Альберт Рамазанов алып килде: “Әни кадерләп саклады әтинең хатларын, аннан миңа биреп калдырды”, – ди.
-
Без кем?
Тел турында уйланулар
-
Эшләре җитди
Бу коронавируслы чорда поликлиникага анализлар бирергә барырга да куркып ел үтте.
-
Алардан башка булмый
Медицина хезмәткәрләреннән башка булмый.
-
Күңелле яңалык
Барыгызга да хәерле кич, – дип шатлыгы белән уртаклашты 6 февраль кичендә таэквондо белән шөгыльләнүчеләр төркеме белән тренер Газинур Борһанов.
-
Балаларга – вакцина. Проблема гади түгел
Әңгәмәдәш – үзәк хастаханәнең балалар консультациясе район балалар табибы Алсу Кузнецова.
-
Ветераннар көч сынашты
10 февральдә Арчада ветераннар арасында шахмат һәм шашка буенча ярышлар булып узды. Анда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау районнары спортчылары катнашты.