erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада “Ел тәрбиячесе – 2022” бәйгесенең зона этабы бара

Ул Арчаның 6нчы балалар бакчасында уза.

Бүген Арчаның 6нчы балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе – 2022” бәйгесенең зона этабы бара. Анда Яшел Үзән, Арча, Әтнә, Биектау, Балтач районнарыннан, Иннополис шәһәреннән үз районнарында узган бәйгеләрдә иң яхшылар дип танылган 12 тәрбияче үз көчләрен сыный.

Арчаның 6нчы балалар бакчасында тәрбиячеләрне иртәдән ачык йөз белән каршы алдылар. Ә бакчада тәрбияләнүче балалар исә тәрбияче апаларын матур концерт номерлары белән сәламләде. Бүгенге көн төрле районнардан килгән тәрбиячеләр өчен генә түгел, ә балалар өчен дә дулкынландыргыч. Чөнки бәйгедә алар – тәрбиячеләрнең төп булышчылары.

Алып баручы, Арчаның 6нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Лилия Гыйлфанова бәйгедә катнашучылар белән таныштырганнан соң тәрбиячеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина сәламләде. “Сез барыгыз да җиңүчеләр. Мондый бәйгеләр һөнәри осталыкны арттырырга, яңалыкка омтылырга ярдәм итә. “Ел тәрбиячесе” бәйгесе бигрәк тә мөһим, чөнки сез, тәрбиячеләр, балаларның беренче укытучылары булып торасыз. Уңышлар сезгә”, – диде ул.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Жюрины өчен дә үз районнарында инде иң яхшылар дип табылган тәрбичеләр арасыннан иң яхшысын билгеләү җиңелләрдән түгел. Моны жюри әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрылыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге белгече Татьяна Сидорова да билгеләп үтте. “Бүген Арчада бәйгенең зона этабының икенчесе уза. Барлыгы бәйгедә 107 тәрбияче катнаша. Алар 10 зонада осталыкларын күрсәтәчәк. Ахырдан 20 иң яхшы дип табылган педагоглар март аенда узачак республика этабында көчләрен сынаячак”, – дип уңышлар теләде ул тәрбиячеләргә.

Җирәбә үткәргәннән соң тәрбиячеләр балалар янына, дәресләр бирергә ашыкты. Бәйгедә безнең Арча районы данын Арчаның 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе Дарья Лесенко һәм Арчаның 4нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хаматуллина яклый. Уңышлар телибез аларга!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X