erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларга – вакцина. Проблема гади түгел

Әңгәмәдәш – үзәк хастаханәнең балалар консультациясе район балалар табибы Алсу Кузнецова.

– Алсу Альбертовна, хәзер 18 яшьтән генә түгел, балаларга да коронавирустан вакцина ясый башладылар. Бүгенге көндә безнең районга күпме балалар вакцинасы кайтты?

– Барысы районга балалар өчен коронавирустан 10 микъдар Гам-Ковид-Вак-М вакцинасы кайтты. Вакцина балаларга 12 яшьтән ясала. Бу эш әти-әниләр ризалыгы белән башкарыла. Әти-әниләрдән гаризалар кергәч, без балаларны җыябыз, аларның сәламәтлеген карыйбыз, баланың соңгы 14 көндә салкын тиеп, төрле вируслы чирләр белән авырганмы-юкмы икәнлекне ачыклап, температура булырга тиеш түгел, шулай ук гаиләсендә авыручылар булмасын, шуннан соң анкета тутырыла, барысы да тәртиптә булса, балага вакцина ясала.

– Вакцина ясатучылар бармы?

– Районда дүрт балага вакцина ясалды. Әти-әниләре баласына вакцина ясатырга риза булган тагын дүрт бала бар, әмма алар әлегә сәламәтлекләре буенча (тамаклары кызыл, йөткерү яки гаиләсендә кемдер авырта һ.б) кичектерелеп тора. Тагын районга 30 микъдар вакцина кайтачак. Әти-әниләргә дә активрак булырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ишетеп, күреп торабыз, коронавирус мәкерле чир, аның нәрсә күрсәтәсен белгән юк. “Ковид-19” балаларга нәрсәсе белән куркыныч? Ни өчен аларга да вакцина ясый башладылар?

– Без сезнең белән йогышлы чирләр турында күп тапкырлар сөйләшкән бар. Теләсә кайсы инфекция, бигрәк тә коронавирус балалар өчен куркыныч. Ул организмның бөтен системасына, органнарга таралса – аерата хәтәр. Андый очракта “Ковид–19” төрле катлаулылыклар (үпкә ялкынсынуы һ.б.) китереп чыгара. Хастаханәдә бик авыр хәлдә яткан (хәтта реанимациядә) балалар бар. Әгәр дә балаларга вакцина ясата башламасак, мөгаен, пандемияне беркайчан да җиңеп булмастыр.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X