erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина яндыру, подъезд төбендә сагалау, куркытулар — журналистларга ничек яныйлар?

Журналист язган берәр язма кемгәдер ошамаска мөмкин, бигрәк тә тәнкыйть булса. Менә шуннан башлана инде… Тәнкыйтьне тыныч кына кабул итә белмәгән һәм нәрсәдәндер куркырлык сәбәбе булган кешеләр чаң суга. «Судка бирәм» белән башлана да үсә бара. Татар журналистлары «Интертат»ка куркыту, янау очраклары турында сөйләде ("Интертат", Гөлүзә Ибраһимова).

 

Әле кайчан гына Интернетта Рамзан Кадыйров «Новая Газета» журналистына яный дигән хәбәр таралган иде. Ниндидер каршылыклар, чыгышлар булганда да журналистлар шул хәлләрнең уртасында кала. Бик әйбәт тәмамланмаган очраклар да бар.

Татар журналистлары да искәрмә түгел. Узган гасыр ахырыннан ук журналистикага тугры булган кешеләр нәрсә генә ишетмәгән һәм күрмәгән…

«Ока» машинамны яндырдылар, «Сиңа бер пуля җитә» диделәр»
«Сираҗи сүзе» газетасы мөхәррире, язучы Искәндәр Сираҗи белән шәхсән очраштым. Бер материал буенча комментарий алганда: «Миңа ошамаса, үтерәм», — дип әйткән иде ул миңа. Шул янавын бу юлы үзем дә исенә төшердем әле…


Салават Камалетдинов
Журналистка янамыйлар, судка бирмиләр икән, ул әле журналист булып җитлекмәгән дигән сүз. Шуңа күрә ул әйберләр булып торырга тиеш. Берәрсе: «Фәләнеңне төгән итәм», — дип яный икән — тыныч йоклап була, дәшми икән  — ул кешедән проблема көтәргә мөмкин. Чөнки өрми торган эт — тешләүчән…

Яшьрәк чакта куркытып карыйлар иде, ә хәзер мине нәрсә белән куркытып була?! Төрмә беләнме?.. Әле күптән түгел бер зур абзый бер танышыма: «Әйдә, сайлаулар беткәнче без аны утыртып торыйк», — дип әйткән. Ул үзе «утырта» торган кеше иде. Танышым салган баштан аны миңа үзе ычкындырды. Андый әйберләр дә бар. Мине шулай җиңел генә утыртып була микәнни?

Беренче тапкыр янаулар белән «Татарстан яшьләре”ндә эшләгәндә очраштым. Инвесторлар белән талашкан вакыт: «Татфондбанк», «Красный Восток», «Вамин» — барысы белән дә талашабыз, халык каршы чыккан авылларга инвесторны кертмәскә тырышабыз. Алар җыелышлар уздыралар, халыкны алтынга күмәргә вәгъдә бирәләр. Әгәр бөтен җир пайларын, пай милекләрен биреп бай абзыйга кушылмасалар, әҗәтләре өчен бөтен милекләрен алып чыгып китеп, эшсез калдыру белән яныйлар. Моңа хуҗалык рәисләре дә каршы, ләкин дәшә алмыйлар, әҗәтләрнең күпмелеген, малның никадәр икәнен алардан белешеп, инвестор һәм халык алдында чыгыш ясыйм. «Егетләр, фермада фәләнчә мең баш мөгезле эре терлек бар, яртысын итләтә сатканда да колхоз яшәп кала, каршы тавыш бирегез», — дим. Халыкка шул гына кирәк тә! Инвесторга каршы тавыш бирүләр китте, мин килеп йөргән бер авылны да ул чакта ала алмадылар. Ә бит инвесторлар беренче чиратта әҗәте аз, малы күп авылларны алып калырга ашыкты. Хәерче хуҗалыкларны аларга көчләп диярлек бирә иделәр… 

Минем «Халыкны талыйсыз!» дип кычкырып йөрүләрем, язуларым әрәмгә китмәде — бервакыт телефонга шалтыраталар да, каты итеп сулыйлар. Куялар. Унбиш минут саен шулай. Телефонны кабызырлык түгел, эш телефонына да шалтыраталар…  Мәрхүм Исмәгыйль Шәрәфиев баш мөхәррир иде. Янына кереп, шундый- шундый әйберләр, шалтыратулар бар дип аңлаттым, каршына шул хактагы язмамны салдым. «Син кешене яклап йөрисең, әле куркыталар дип гәҗиттә зарланасыңмы? Синең имиджга туры килми бит», — ди.  Дөрес әйтүен дә аңлыйм, шул ук вакытта мин көрәшкән кешеләрнең кайберләренең үзләре тутырган кечкенә зиратлары барын да беләм. Ул вакытта мәкалә чыкмады. Баш мөхәррир: «Судка бирәчәкләр», — диде. Ә бу шалтыратулар озакламый бетте…

Ул вакытта беррәттән «Идел”дә дә эшли идем. «Кызыл Шәрык» турындагы язманы юристларга җибәрдем, ул үзләренә барып җиткән. Анда сүз судта җиңүебез, милек паен кайтарту турында иде. «Мәкаләне чыгарма. Материал чыкса, проблемаларыгыз булачак», — дип килделәр. Баш мөхәррир Нәбирә Гыйматдинова: «Без проблемалардан курыкмыйбыз», — ди. «Проблемаларыгыз булачак», — дип китеп бардылар. Минем дә ачу чыкты һәм «Идел”дә укучысы аз була дип, «Акчарлак»ка киттем. Рузилә белән Габделфәт Сафиннар язманы карадылар да: «Бер санга гына сыеп бетми, ике санга бүлеп бирәбез», — диделәр. Мин шул килүдән «Акчарлак”та эшләп калдым, «Татарстан яшьләре”ннән киттем: язмам чыкмагач, кирәк чакта үземне яклап сүз әйтер мөмкинлегем булмагач, анда эшләүнең мәгънәсен күрмәдем. Анда чыкмаган мәкалә «Акчарлак”та чыкты, күп тә үтмәде, минем «Ока» машинасы янып китте…

Җәяүлегә калдым. Берсендә дуслар машина белән кайтарып куйдылар да, өйгә таба барганда юл читендә торучы тонировкалы кап-кара «ундүртле» машина сызгырып өстемә килде. Читкә сикереп калдым, җиде-сигез катлы итеп нәрсә, кем икәнен әйттем инде… Икенче көнне дә шул ук машина, шулай ук эшләгәч кенә моның шактый үзенчәлекле янау икәнен аңладым…


Салават Камалетдинов
Буада бер хуҗалыкны элекке глава Рафаэль Әбүзәров үз кулына төшерергә теләде, халык каршы. Глава белән очрашып сөйләштек. «Сиңа бер пуля җитә», — диде. Мин ул сүзләрне шул чакта ук яздым — «Пуля кемгә төбәлгән» дигән язма иде ул…

Лаеш районында проблемалар чишеп йөргән чак, бер дус килгән. «Синең дошманнар күбәйде, саклап йөрергә ике егет бирим әле», — ди. Ике боксер китереп куйды. Ике ел көннәр буе минем белән йөрделәр. Гел кеше озатып йөрүе авыр ул, хатын да туя башлады. «Кая барсак та, икенде күләгәсе кебек шулар килә», — ди… Аларның файдасы да тиде. Берсендә кайтып төштек — подъезд янында бер машина көтеп тора, бу мине акылга утыртырга килүчеләр… Аларны Гадел белән Раушан куып таратты, мине машинадан да чыгармадылар. Баксаң, ул вакытта берәүләрнең шәһәр янында гына авыл хуҗалыгы җирләре булган, ә алар аны төзелеш җирләренә күчерергә теләп главага килгәннәр икән. Ә тегесе миннән зарланган… Дус малай: «Сине монда саклап булмый, территориясе саклана торган йортта фатир алырга кирәк», — диде. «Акчам юк», — дим. Монысын саттык, ике миллион сумны әҗәткә шул дус табып биреп, мине зуррак һәм сак аша керә торган ишегаллы фатирга күчерделәр. Шул проблемалар булмаса, Глушко урамындагы фатирда яшәп яткан булыр идем әле…

Хәзер миңа янарга куркалар, чөнки мине бөтен даирәләрдә дә беләләр. Кайдан, кемнең шалтыратканын таба ала торган кешеләр белән дә аралашам… Минем дошманнар гади генә Котбетдин белән Сәйфетдиннәр түгел бит — минем мөмкинлекләрне генә чамалардай кешеләр. Хәзер иң куркынычы — аларның тәкъдимен кабул итү, ә кызыклы тәкъдимнәре күп була: акча, җир кишәрлекләре… Кайберләрен кабул итмәгәнгә үкенеп, төннәр буе йокламаган вакытлар да бар. Бүген журналист өчен янауга караганда «кызыклы тәкъдимнәр» хәтәррәк — беренчесен кабул итү белән кереп батасың, — дип сөйләде Искәндәр Сираҗи.

«Сиңа күп яшисе калмады, сине чүплектән табачаклар», — диделәр»
«Безнең гәҗит» газетасы җитәкчесе Илфат Фәйзрахманов:

Гомер буе шул янаулар белән яшәдем инде. Төрлесе булды. «Мин сине судка бирәм», — дип шалтыратулар — буш куык. Алары бик күп инде. 1997 елларда телевидениедә егермегә якын журналист, алып баручылар, дикторлар бар иде. Андагы җитәкчелек белән ризалашмыйча, демократия таләп иттек. Безнең сүзне кисү белән ризалашырга теләмичә, баш күтәрдек. Ул вакытта шул оппозиция лидеры мин түгел идем, тик нәтиҗәдә мин җитәкче булып калдым, чөнки комлыкка поса торган страус түгел. Мине профессиональ яктан яраксыз дип эштән куганнар иде, суд аша кире кайттым. Ул вакытта кәрәзле телефоннар юк бит инде, эш телефонына шалтыраттылар: «Сиңа күп яшисе калмады. Сине чүплектән табачаклар», — диделәр.

Мин прокуратурага мөрәҗәгать иттем, ул вакытта алтынчы бүлек бар иде, КГБга да гариза керттем. Минем телефонны бер ай тыңладылар. Телефонны алуга диктофонны кушып куя идем. Ул кеше өч тапкыр тавышын үзгәртеп шалтыратты. Яшәргә озак калмады, ди. Аның кем булуын белгәннәрдер, бәлки, мин үзем дә кем оештырганын аңладым. Шуннан мин бер айлап сумкамда чүкеч йөрттем, газ балоннары алдым.

Үзем өчен курыкмадым. Минем балалар мәктәпкә еракка йөри иде, хатыным укытучы булып эшләде. Ул — мәктәптә кунып та калырга риза булган укытучы. Бу әйберләрнең нәрсә икәнен хатынга әйтеп булмый бит инде. Бүгенге мәгариф министры Илсур Һадиуллин ул мәктәптә директор иде. Директорга шалтыраттым: «Абзый, монда шундый хәл, зинһар өчен, хатынымны якты вакытта кайтарып җибәр мәктәптән», — дип сорадым. Хатын кайта да зарлана: «Илсур Гәрәевичкә әллә нәрсә булган, гел „Кайтасыңмы әле?“ дип сорап тора», — ди. Хатынга: «Мин шундый эштә эшлим, якты вакытта гына йөрегез, балаларны кара», — дип тә аңлаттым, тик куркыныч яный дип әйтмәдем.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Владимир Васильев
Берсендә кич эштән кайттым, әти — хатынның әтисе үзе генә. Балалар өйдә. Хатыным Зөлфия без элек яшәгән бистәгә китте, ди. Сигезенче ярты булды, түзмәдем, үзем дә киттем шунда. Баҗайга кердем дә: «Кайда ул?» — дим. «Әле генә чыгып китте», — ди. Баскычка утырдым да: «Егетләр, аңламыйсызмы соң, шундый хәл бит», — дим. Йөрәккә көч килде, көчкә кайтып җиттем, хәлнең җитди булуын аңлаттым инде хатынга. Үземә ашыгыч ярдәм чакырырга туры килде.

Янаулар бар инде ул, чынлап үтерергә теләүче янап тормый. Килә дә ата. Журналист һөнәре шундый ул, ничә журналистны атып үтерделәр… Заказ бирүченең кайсын таптылар соң?! Мине кайдадыр атып үтерерләр дип уйламыйм һәм курыкмыйм. Әле дә язалар, янаулар бик күп.

Заманында бер хакимият башлыгын тәнкыйтьләгән өчен машина тәкъдим иткәннәр иде. Юк, нинди алу ди?! Рәмис Латыйпов та шундый журналист. Ул — чын журналист. «Нәрсәгә кирәк инде ул сиңа?» — дим. «Кызык ич ул», — ди. Менә аның ришвәт алмаганына ышанам. Ә алучы журналистлар да бар. Журналистның дәрәҗәсе төшүгә үзебез гаепле. Без халыкның лакее булырга тиеш, түрәләрнеке түгел.

«Үтерергә теләгән кеше куркытып тормый» 
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе җитәкчесе Рәмис Латыйпов җәй көне Инстаграм аккаунтына Лениногорск районы кешесе белән сөйләшүдән өзек куйган иде. Анда бер абый катлы-катлы «матур» сүзләр белән яный, «сине судка бирәләр» дигән мәгънәне җиткерергә тырыша. Эчләр катты шунда көл-көлә.

Миңа «үтерәм» дип әйткәннәре булды. Алай әйткән кешенең үтерәчәгенә беркайчан да ышанмадым. Үтерү — зур әйбер бит ул. Үтерәсе кеше телефоннан үтерәм дип кычкырмыйдыр. Бездә заказ буенча үтертерлек дәрәҗәдә әйбер язган кеше юк дип уйлыйм. Үтерергә теләгән кеше куркытып тормый ул. Нәрсәдер эшләгән өчен түгел, гадәттә нәрсәдер эшләргә мөмкин булган өчен үтерәләр. Нурлатта бер кешенең ун ел элек урлаган ун миллион сум акчасы өчен җинаять эше кузгаткач, кеше аша куркыту сүзләре җиткергәннәр иде. Шул очрак менә истә калган.

Бер кешеның мылтык күтәреп чыгып, атам дип куркытканы булды. Мөслим районында иде ул. Анда акча урлаганнар да өй салганнар, бу кешене сакчы итеп куйганнар. Без бу кеше белән матур гына сөйләштек, ни өчен килгән икәнне белгәч, өенә йөгереп кереп китте дә, мылтык күтәреп чыгып төбәде. Өй тирәсендә тездән кар, анда чабып китеп тә булмый, шулай кара-каршы басып торабыз. Менә ул кешенең башында нәрсә?!


Бер тапкыр эт өстергәннәре булды. Оператор егет шул этне туктатып калды.

Шулай бервакыт Аксубай-Нурлат чигендә бандитлар машиналар белән куып тотты. Алар менә пычак кадый алыр иде, чөнки бик ачулы чаклары иде. Без аларның базарның законсыз рәвештә үзләренекенә әйләндерү турында материал эшләгән идек, алар шуны контрольдә тота икән. Өч машина белән куып юл читенә кысып туктаттылар, «сөйләшергә» чыктылар, кассетаны сорыйлар. Андый вакытта дөрес итеп сөйләшеп кенә хәл итеп була.

Әңгәмә вакытында «кирәгеңне бирәм», «Татарстанннан сөрдерәм», «эшеңнән кудырам» кебек янауларның, микрофонга, камерага сугып җибәрү, арттан машина белән эзәрлекләп йөрү кебек әйберләрнең иге-чиге юк, алары инде проблемалы әйбер әзерләгәндә булырга тиешле «десерт» кебек кабул ителә башлый. Судларга да бирделәр, эшкә йөргән кебек судка йөргән чаклар да булды. Апас районында район җитәкчесенең урлап салган йортын төшергән өчен җинаять эше дә ачканнар иде. Мөслим районында район башлыгының сугыша башлавы хакында Россия мәгълүмат чаралары да язды, «Журналист» журналының мониторингына керде — журналистларга һөҗүм очрагы буларак та теркәлде.

Әгәр журналист тикшерүе кебек юлга басасың икән, мондый күренешләргә әзер булырга кирәк. Син кешене җинаять эшендә гаеплисең икән, билгеле, ул да сиңа төрлечә каршы торырга тырышачак. Курыксаң — эшләмә, эшләсәң — курыкма. Алтын кагыйдә шундый.

Янауларны теркәп барырга һәм вакытында җавап таләп итәргә кирәк, журналистлар андый очракларда бер-берсен яклашсын иде дигән теләктә торам. Менә шул Лениногорск районы башлыгы белән булган хәл дә миңа «дәрес» булды. Ул миңа шалтыратып ни генә әйтеп бетермәде! Ярый мин ул язманы теркәп калдым, сүгенүен төшереп калдырып, ТНВ каналында да күрсәттек. Әмма тәртип саклау органнары ягыннан бернинди реакция булмады, гәрчә кем телефоныннан шалтыраткан икәнен дә ачыклавы кыен түгел бит. Дәвамы кызык булды. Журналист янаулары турында журналистика курсында укыган бер студент курс эше язды. Мин шушы Лениногорск хакында сөйләдем. Курс эшен язгач, укыйм: мине район башлыгына яла ягуда гаепләп калдырган. Миңа янадылар, мин гаепле дә булып калдым. Гомумән, безнең журналистика буенча укытучыларыбыз журналистика тикшерүләренә дөрес карашта түгел. Алар журналист тикшеренүләренә өйрәтми дә, үзләре аңлап та бетерми бугай, анда укыткан укытучылар арасында чын журналист тикшеренүләре уздыручылар юк та. Журналистларны укыткан китапларның берсендә шундый мисал бар — «журналистны судка бирделәр» дигән мисал журналистка кимчелек кебек итеп сурәтләнгән. Ә судта кем җиңгән соң? Ул хакта китапта сүз юк, судка бирү факты журналист өчен гаеп итеп күрсәтелә. Бу дөрес караш түгел. Судка бирмиләр икән, димәк син хакыйкать өчен көрәшмисең дигән сүз. Кызганыч, безнең укытучыларыбыз журналист тикшеренүләрен уздырган студентларны яклау түгел, бу юнәлеш хакында дөрес мәгълүмат та җиткерә алмый.

Бездә гадәттә журналистларга редакторлары һәм туганнары аша басым ясала. Монысы иң кыены. Бервакыт миңа бер якын танышым әйтә: аны директоры мин эшләгән әйбер өчен кумакчы булган икән. «Шалтыратып әйт, туктасын», — дигәннәр. Ул миңа әйтмәгән, үзе кыен ашап калган. Берничә еллар узгач кына очрашуда әйтте, — дип сөйләде Рәмис Латыйпов.

«Туктамасаң, туганыңны эштән куачакбыз, диделәр»
«Интертат» электрон газетасының баш редактор урынбасары Лилия Заһидуллинаның да якын туганын эштән куу белән янаган булганнар.

Журналист тикшерүе язган вакытта һәрвакыт диярлек бер як ризасызлык белдерә. Чөнки бер якны яклыйсың, икенче якка йодрык болгыйсың. Телисеңме-теләмисеңме, дошманлашасың дигән сүз. Материал чыгуга үзеңнең адресыңа ишетәсе сүзләргә, вак-төяк янауларга әзерләнеп, йодрыгыңны йомарлап торасың. «Заказ», «берьяклы», «акча алгандыр», «судка бирәм» — бу мондый вакытта яңгырый торган иң гадәти сүзләр. Дөресен генә әйткәндә, материал чыгуга «судка бирәм» дип кычкырган кеше судка сирәк барып җитә. Гадәттә, аны тыныч кына, төптән уйлап кына эшлиләр. Әле ике-өч ай элек бер иптәш кызым шалтырата: «Синең «Акчарлак“та Балтач районы турында язмаң чыккан булган икән. Ирем янына (ире адвокат булып эшли) кемнәрдер килгән, сине судка бирергә җыеналар», — диде. «Анда судка бирерлек урын юк, йөрмәсеннәр», — дип көлдем генә. Чөнки юридик яктан әзерлекле, озак эшләнгән язма иде. Чынлап та, бүтән хәбәрләре булмады.

Президент аппаратыннан шалтыратып та «бүтән язмаска» дигәннәре булды. Мондый сүзләргә эшли-эшли күнегәсең, хәтта адреналин ала башлыйсың.

Моннан берничә ел элек «Акчарлак» газетасына бер райондагы хилафлыклар турында күләмле мәкаләләр язган идем. Төрле яктан килеп, төрле юнәлештәге проблемаларына басым ясадым. Ул вакытта бу район кешеләре «Акчарлак”ны зарыгып, капка төпләренә чыгып көтеп алабыз дип сөйлиләр иде. Ул районнан хатлар да байтак килә башлады. Бер яздым, ике, өч… Аннан шул районда яшәүче, район хакимиятенә якын торган бер кеше шалтыратып: «Йә туктыйсың, йә бу районда яшәүче фәлән-фәлән туганыңны эштән алабыз», — дип әйтте. Шуннан туктадым, кая барасың. Әмма язылганнары да байтак булды, шуңа сөенәм.

 Тулырак: https://intertat.ru/news/society/10-02-2022/mashina-yandyru-pod-ezd-t-bend-sagalau-kurkytular-zhurnalistlarga-nichek-yanyylar-5848904

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X