erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күңелле яңалык

Барыгызга да хәерле кич, – дип шатлыгы белән уртаклашты 6 февраль кичендә таэквондо белән шөгыльләнүчеләр төркеме белән тренер Газинур Борһанов.

– Менделеевскидан уңышлар белән кайттык. 15-17 яшьлекләр арасында оештырылган Татарстан Республикасы беренчелеге ярышында  Ильяс Гыйльметдинов һәм Алим Локманов бронза медальләр яуладылар, Альмир Шакирҗанов – көмеш, Ислам Габдрахманов алтын медаль алды! Мондый зур җиңү бер Алмаз Закировта гына иде. Алмаз Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионатында 4 тапкыр җиңү яулаган егет!

Ислам Габдрахманов республика җыелма командасында Россия чемпионатында катнашу юлламасы алды. Әлеге зур ярыш март ахырында Краснодар өлкәсе Витязево бистәсендә үтәчәк. Һәм тагын бер күңелле яңалык: Кореядан Ралия Шәвәлиевага кара билбауга сертификат кайтты”.

Әнә шундый күңелле хәбәр җиткерде Газинур Юнысович. Без ул яңалыкны шунда ук сайтка да куйдык. Тренерны һәм егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз! Ралиянең дә шулай ук сөенече белән уртаклашабыз. Уңышлар!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Таэквондочылар атнага биш көн шөгыльләнә. Кемгә ничек уңайлы: иртәнге якта, көндез сәгать 3тә һәм кичке сәгать 6да. Аларның шөгыльләнгәнен күзәтеп торган бар: нинди генә хәрәкәтләр ясамыйлар! Аяк бармагыннан алып, чәч бөртегенә кадәр хәрәкәттә... Бу спортта гына түгел, сәламәтлеккә дә уңышлар алып килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X