erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Суррогат әни: "Баланы нибары ике генә сәгать күреп калдым"

Соңгы елларда суррогат ана булу бик популяр. Ил буйлап бер-бер артлы чит кешеләргә бала табып бирергә риза хатын-кызларны эзләүче яңа агентлыклар ачыла. Чаллыда да шәхси игъланнар күп. Кемдер донор, кемдер суррогат әни булырга тели, хәтта гонорар суммасын да яшерми язалар ("Шәһри Чаллы", Зөһрә Вәлитова).

 

Ел саен статистика буенча 20 меңнән артык суррогат ана бала таба. Шундый аналарның берсе - Розалия Мәмәтова. 2020 елның июлендә "суррогат әни" ысулы белән бер гаиләне бәхетле иткән. "Шәһри Чаллы" газетасы шундый геройларның берсе белән аралашкан.

– Мин аларның кем икәннәрен белмим, безнең бер тапкыр да күрешкәнебез булмады. Без агентлык белән өч яклы килешү төзеп эшләдек, – дип сөйли Розалия.
Башта Розалияне кандидат буларак теркиләр. Аннары өч этап медицина тикшеренүе узарга кирәк була.Аннан соң Розалия эмбрионны утырту өчен Санкт-Петербургта урнашкан төп агентлыкка бара. Ике атна Петергофта урнашкан особнякта яши.

Ике атнадан соң Розалия өенә, балалары янына кайта. Түләүле шифаханәгә исәпкә баса, иң яхшы табиблар күзәтүе астында тора. Ай саен аңа хезмәт хакы да түлиләр. Розалия белеме буенча инженер-архитектор. Үз баласы белән декрет ялы беткәч, ул эшкә чыга, аннан да хезмәт хакы ала. Һәм яңадан декрет ялына чыга.

Йөклелеге 32 атна вакытында Розалия, балаларын әти-әнисенә калдырып, Санкт-Петербургка китә. 38 атнада түләүле бала табу йортында ул малай таба.
– Әлеге бала табу йортында суррогат әниләр өчен генә махсус бүлек бар. Аның белән дә килешүне агентлык төзи. Бала тапканнан соң ул минем янда нибары 2 сәгать торды. Аннан соң, нотариус килеп, кирәкле кәгазьләрне тутырдым да, баланы алып киттеләр. Шундый матур, кара чәчле, авырлыгы 3кг 600 гр, буе 54 сантиметр булган сау-сәламәт малай иде. Сөт төшмәсен өчен, махсус дарулар бирделәр. Бүтән ул баланы күрмәдем дә, аның язмышы белән дә кызыксынмадым, чөнки ияләшүдән курыктым. Миңа бу кирәкми дә. Баштан ук  мин үземне әзерләдем: баласыз гаиләгә булышам, бу минем бала түгел, мин аны әти-әнисенә бирәчәкмен, – ди Розалия Мәмәтова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бала тапкач, Розалиягә 850 мең сум гонорар түлиләр. Әлеге акчаны кушып, ул ике бүлмәле фатир сатып ала.  Розалия үзе дә шундый ысул белән тагын бер бәби алып кайтырга каршы түгел. Икенче, өченче тапкыр бала табучы суррогат әнинең гонорары да беренчесенә караганда күбрәк.

"Шәһри Чаллы"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X