erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Җитмеш биш – егет чак

Гасырларга сузылган тарихы бар туган авылымнаң. Сүз җырларда җырланган Арча районы Наласа авылы турында. Нәкъ якташыбыз Мөхәммәт абый Мәһдиев язганча: «Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган», - дияр идек, авылыбызның тарихын җентекләбрәк өйрәнә башлау милләтебезнең гаярь инкыйлаб эшлеклеклеләреннән берсе Миңнулла Вахитовның безнең авыл тумасы булуын ачыклады.

Авылыбызда уңган, булган, тырыш халык яши. Аларның һәрберсе турында да аерым-аерым сөйләп булыр иде... Бүген бары тик берсенә генә тукталып китәм. Ул Фәттахов Габдельнафыйк Газиз улы – безнең бердәнбер бертуган яраткан абыебыз. Аңа быел  октябрь ахырында 75 яшь тула.

75 – гомернең көзе дигәнне еш ишетергә туры килә, ә халкыбыз гомер-гомергә 75 – егет чак дип кабатлаган. Бу әйтем абыйга да туры килә дип әйтер идем мин. Зур гомер юлы үтеп, районыбызда күп җитәкче постларда хезмәт күрсәтеп, бүген ул лаеклы ялда. Гаиләбездә иң өлкән кеше, зур нәселнең башында торучы.

Үткән юлына борылып карасаң,  сикәлтәләре дә, авырлыклары да булгандыр. Әни мәрхүм: «Абыегыз бәрәңге буразнасы арасында туды»,– дип кабатлый торган иде. Октябрь ахырында нинди бәрәңге буразнасы инде ул дип уйлар газета укучылар. Кулында яңа яше тулган баласы булган, ике ай элек кенә ире «халык дошманы» дип кулга алынган хатынның бәрәңгесе алынмаган булуга аптырарга кирәкмидер дә шул. Әти «Советка каршы агитация, Сталинга яла ягу» кебек ул чорның стандарт гаепләүләре белән җиде елга ирегеннән мәхрүм ителә, җиде ел әтисез үсә абый. Яше җиткәч мәктәпкә бара, бары тик яхшы билгеләренә генә укый. «Бишлене алып була, алты куйсыннар иде ул», – дигән сүзләрен укытучылар әле без укыганда да кабатлый торганнар иде...

Ул заманда даны зур булган авыл хужалыгы институтына кереп, 60 еллардагы меңләгән авыл баласы-студентларның берсе була. Имтихан-зачетларын да вакытында тапшыра, акча кирәктә төннәр буе вагоннар да бушата,  институтның ярдәмче хуҗалыгында да эшли. Институтны уңышлы  тәмамлап,  туган төбәгенә эшкә кайта. Агроном-икътисадчы дипломы булган абыйның хезмәт юлы туган колхозыбызда башлана, аннан перспективалы яшь белгечне район авыл хуҗалыгы идарәсенә эшкә алалар. Соңрак колхоз белән җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар.

Күрше колхоз рәисе булып ул  6 ел эшләде, бу елларда колхоз республика күләмендә танылды, күрше авыл халкының проблемалары, шатлык-кайгылары белән өйгә кадәр килгәнне әле дә бик яхшы хәтерлим. Аның кулы астында эшләгән рәхмәтле яшь белгечләр бик еш туйларына чакырып киләләр иде.

Ул вакытта районда бары бер Дәүләт банкы гына эшләп, ул район финанс системасының төп «тәгәрмәче» иде.  Абый Дәүләт банкының Арча районы бүлекчәсен 10 ел җитәкләде. Таләпчән, кайвакытта кырыс та – бөтен районның акча-финанс тормышын кулыңда тоту, ай-һай, җиңел булмагандыр. Соңгы елларда район пенсия фондында, почта элемтәсе өлкәсендә дә җитәкче постларда эшләде. Кайда гына эшләсә дә, кешеләргә игътибарлы, гадел җитәкче иде ул, кул астында эшләгәннәрнең рәхмәт сүзләре әти-әни исәнендә аларны сөендереп, соңрак тормыш иптәшен һәм балаларын куандырып, балалары өчен үрнәк тә, горурлык чыганагы булып та торды.

Хезмәт иткән урыннары гел авылыбыз белән бәйле булмаса да, абый гомере буе төп нигезгә тугрылыклы булып, туган авылыбызда гомер итте һәм итә. Менә 49 ел инде алар җиңгәй белән «пар канат» булып яшиләр. Алар бер сукмактан йөреп мәктәп тәмамлыйлар, җиде ел дус булып йөргәннән соң өйләнешәләр, 3 ир бала тәрбияләп үстерделәр, 8 оныклары бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Абый белән җиңгәй әти-әни исән чакта алар белән бергә яшәделәр, аларны тәрбияләп соңгы юлга озаттылар. Бүген үзләре кайната-кайнана булып кече улларының гаиләсе белән бергә яшиләр. Күз тимәсен, җиде кешелек гаиләле йортка кем кайтса да якты йөз, ачык күңел белән каршы алалар, капка төбенә кадәр чыгып озатып калалар. Зур гаиләнең бөтен тормыш планы бүген алар кулында. Зур гаилә, зур йорт – мал-туар, бакча, умарталар. Табындагы бар ризык та диярлек үзләре үстергән, үзләре пешергән: ите-сөте, мае-балы, яшелчә-җимеше. Таба ризыгы өстәлдән бервакытта да өзелми: әнидән калган гадәт буенча җиңгәй дә камыр ашына аеруча оста, ул пешергән алма-балан бәлешләре, ачык паштетлар, чәк-чәкләр кайсы күргәзмәгә куйсаң да приз алырлык.  

Мәшәкатьләре күп булса да, абыйның гомер буе озата барган шәхси шөгеле бар – ул шахмат уены. Лаеклы елга чыкканнан соң ул район ветераннар командасының даими әгъзасы, бер генә ярыштан да читтә калмый.

Без барлык туганнар исеменнән абыйны юбилее белән котлыйбыз, Җиңгәй белән тигезлектә гомер итеп, сәламәт булып, барыбызга да терәк булып яшәргә язсын.

Назирә Фәттахова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев