27 октябрь 2022 яңалыклары
-
Арча көрәшчеләре Сабадан биш алтын медаль, бер көмеш, бер бронза медаль алып кайтты
Молодцы, егетләр!
-
Кабактан тәмледән-тәмле рецептлар
Бәрәңге алу чоры башлангач, инстаграмга зур-зур кабакларын күтәреп төшкән фотоларын элүчеләр арта. Халык ул кабакны нишләтә, ничек ашый, кышка саклыймы — боларның барысы хакында да «Интертат» язмасында.
-
Җитмеш биш – егет чак
Гасырларга сузылган тарихы бар туган авылымнаң. Сүз җырларда җырланган Арча районы Наласа авылы турында. Нәкъ якташыбыз Мөхәммәт абый Мәһдиев язганча: «Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган», - дияр идек, авылыбызның тарихын җентекләбрәк өйрәнә башлау милләтебезнең гаярь инкыйлаб эшлеклеклеләреннән берсе Миңнулла Вахитовның безнең авыл тумасы булуын ачыклады.
-
«Дәниф абыйны күреп күземнән яшьләр килде»: Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк!
Эстраданың танылган җырчысы Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк. Бу хакта аның якын дусты, җырчы, автор-башкаручы Ринас Әхмәтов хәбәр итте. «Күрә торган бердәнбер күзе дә күрмәс булды. Дәниф абыйга тиз арада кыйммәтле операция кирәк», - ди ул.
-
Тагын ике Әлифба музейны тулыландырган
Шәфигуллиннар гаиләсенә рәхмәт белдерәләр.
-
Казанда югалган 12 яшьлек кызны тапканнар
Казанда Юдино бистәсендәге өеннән чыгып китеп югалган 12 яшьлек кызны тапканнар. Бу хакта мәгълүмат социаль челтәрдәге «Лиза Алерт» эзләү отряды аккаунтында чыкты.
-
Җәяүлеләргә яктылык кайтаручы фонариклар бирелде
Акция үткәрелде
-
«Балаң бәхетле булсын дисәң, әни кеше бөтенесенә түзәргә тиеш»
43 ел гомер... Миңа инде 66, әнигә 87 яшь. Гомер мизгел генә икән ул. Мин, Арча педагогика училищесын тәмамлаган кыз, әле яңа шушы авылга укытырга килгән кебек идем. Ә бит Горький шәһәренә китәсе идем, гаиләдә төпчек кыз булгач, әнинең еракка җибәрәсе килмәде, сөйләшеп, районда калдыра алды. Бер белмәгән Курса Поч-мак авылына эшкә билгеләделәр. «И балам, анда балта-пычак белән сугышалар икән», – дип кайгырып калды әни. Ә минем эчәр суым, яшәр нигезем шушында булган икән... Акыллы иремнән уңдыммы, зирәк кайнанам-нанмы? Бу сорауга әлегә кадәр җавап бирә алмыйм. Әни булмаса, менә шундый ирем дә, җайлы-уңайлы бүгенге тормышыбыз да булмас иде, мөгаен. Шуңа 43 ел сизелми дә үткән инде. Әнинең зирәк киңәшләре белән...
-
12 яшьлек кыз югалган
Казанның Юдино бистәсендә югалган 12 яшьлек Рената Шакированы эзлиләр. Бу хакта «ЛизаАлерт» тикшерү отряды социль челтәрләрдә хәбәр итә.