erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда югалган 12 яшьлек кызны тапканнар

Казанда Юдино бистәсендәге өеннән чыгып китеп югалган 12 яшьлек кызны тапканнар. Бу хакта мәгълүмат социаль челтәрдәге «Лиза Алерт» эзләү отряды аккаунтында чыкты.

Кызны төне буе эзләгәннәр. Бүген мәктәп укучысын тапканнар.

«Татар-информ» мәгълүматларына караганда, кыз төнлә урамда йөргән, ә иртән өенә кайткан һәм тыныч кына бүлмәгә узган һәм диванга кереп качкан.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-yugalgan-12-yaslek-kyzny-tapkannar-5862056


Нет комментариев