erid:2VtzquqpS7d
12 яшьлек кыз югалган
Яңалыклар

12 яшьлек кыз югалган

Казанның Юдино бистәсендә югалган 12 яшьлек Рената Шакированы эзлиләр. Бу хакта «ЛизаАлерт» тикшерү отряды социль челтәрләрдә хәбәр итә.

Казанда һәм Юдино бистәсендә яшәүчеләрдән кызны эзләшүдә ярдәм сорыйлар.

Ренатаның буе 146 см, ябык, чәче кара, күзләре коңгырт. Өстенә тезенә кадәр озынлыктагы кызыл куртка, кара чалбар, ак башлык кигән. Үзе белән шәмәхә кесәле ал төстәге рюкзагы булган.

Кызны күрүчеләр булса, һич кичекмәстән 8 (800) 700-54-52 номерына шалтыратуларын сорыйлар

Чыганак https://vatantat.ru/2022/10/95366/


Нет комментариев