erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Серле каләм иясе

“Бер гаҗәеп илнең кунагы мин, Яратырга үзен өлгердем, Кулын изәп чакыруы булды, Бар эшемне ташлап йөгердем”... (Сиренә Гатиятова “Шигърият”)

“Шигърият – үзе җыр ул”, - дип язды шагыйрь Илдар Юзеев. Җырлы да, моңлы да шагыйрәнең иҗат җимешләрен татып караганнар исә, хискә бирелеп елап утыралар икән, гаҗәп түгел.  Сүзем Теләчедә яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрә, җырчы Сиренә Гатиятова турында булыр.

15 нче гыйнвар көнне Сөрде авылы китапханәсендә шигъри җанлы кунагыбыз белән “Серле каләм иясе” дип исемләнгән бик матур, җылы очрашу кичәсе булып узды.

Гатиятова Сиренә Васил кызы 1967 нче елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасының Саба районы Тимершык авылында туа. Тимершык сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Казан медицина көллиятендә белем ала. Үзе сөйләгәннәрдән: - Мин кечкенәдән  җыр-моңга гашыйк булып үстем. Теләгем, 10 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Культура институтының “Режиссерлык” бүлегенә керәсем килгән иде, ләкин әнием каршы төште. Артист кешенең бәхете булмый аның кызым - диде. Шуннан инде күңел халәтемә туры килердәй башка һөнәрне сайларгы туры килде” – дип сөйләде ул. Бүгенгесе көндә Сиренә апа 37 ел хезмәт стажы булган шәфкать туташы.

Иҗат белән ул мәктәптә укыганда ук кызыксына башлаган. Үзенең язган шигырьләрен “Яшь ленинчы” район газетларына да җибәрә. Ә чын-чынлап аның шигърияткә килүе, 2017 нче елның августында, бер туган энесенең вафытыннан соң була.  Йөрәк  әрнүләрен басар өчен, кулына каләм ала ул. Шигырьләре белән “В Контакте” социаль челтәрләрендә уртаклаша башлагач, аны төрле шигырь язучылар группаларына чакырып яза башлыйлар. Шунда аны җиде районны берләштергән “Ызандашлар”  дип исемләнгән шигырь язучылар группасына кертәләр. Әлеге группада шагыйрә, якташыбыз Сания Әхмәтҗанова, Әтнә районында яшәп иҗат итүче Гөлүсә Батталова, үзешчән шагыйрә Сүрия Мингатина киңәшләре белән, ул тагын да канатланып яза башлый.

2021 нче елда Сиренә Гатиятованың “Гомерем келәме” дип исемләнгән тәүге шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Шигырьләре шулкадәр гади сөйләм теле белән язылгангамы, аларны халык бик тиз яратып өлгерә. Кичәбез дә әлеге китаптан алынган матур шигырьләр һәм моңлы җырлар белән үрелеп барды.

Аның күп  шигырьләрендә авыл темасы чагылыш таба, “Печән өсте”, “Аңларсыз хәлемне”, “Тагын кайттым, “Инешем” кебек шигырьләре нәкъ менә туган ягына, авылына багышлап язылган. Туган телебезнең киләчәге өчен борчылып язган шигырьләре дә шактый, кичәбездә шундыйлардан ”Иң матур тел” дигән шигырен Шурабаш авылы китапханә мөдире Зөлфия Хәйретдинова тарафыннан яңгырады. Укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аның иҗатына, тормышына багышлап эшләнгән презентация һәм видеоязмалар карадылар. Шагыйрәбезгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан, профессиональ артистларны да көнләштерерлек искиткеч моң да бирелгән. Гармун моңнарына кушылып, берсеннән-берсе матур җырларын да бүләк итте әле безгә мөхтәрәм кунагыбыз.

Кичәбездә Сөрде авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын кызлар берләшмәсе  һәм “Әдәби туган як” шигырь язучылар клубына йөрүчеләр дә катнашты. Алар үзләренең шигырьләре белән дә уртаклашып, шагыйрәнең киңәшләрен алды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сиренә Гатиятованың 12 шигыренә көй язылган. Кичәбездә аның, минем тарафтан көй язылган “Күңел көтә язлар” дигән җыры да яңгырады. Шигырьләреңнең җыр итеп җырлауларын ишетү, язучыга тагын да иҗат итәргә илһам бирәдер дип уйлыйм мин.

Сүземне тәмамлап, әлеге кичәгә ерак араларны якын итеп килгән Сиренә апа Гатиятовага һәм аны хөрмәт итеп килгән авылдашларыма, хезмәттәшләремә, укучыларга бик зур рәхмәтемне белдерәм. Сиренә апага шигъятенең тагын да биек үрләр яулап, аның үзешчән шагыйрә генә булып түгел, ә Татарстан язучылар берлегенә кабул ителеп, чын язучылар белән бергә иҗат итүен күрергә язсын дигән теләктә калам. Шигырь сөюче дусларыгыз, сезнең иҗатны яратып укучыларыгыз күп булсын!

 

16.01.2023 Сөрде авылы китапханә мөдире

Альбина Валиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев