17 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Узган тәүлектә Татарстанда 67 кеше коронавирус йоктырган
Узган тәүлектә Татарстанда 67 кеше «Covid-19» вирусын йоктырган. 24 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.
-
Гыйнвар аенда ниләр чәчергә була?
Бу айда кайбер культураларны үсенте өчен чәчә башларга вакыт.
-
Равил Фәйзуллин музее ачылды: «Мәктәптә музейлар ачылсын, мәктәпләр музейга әйләнмәсен»
Балык Бистәсе районы Балтач авылында (Юлсубино) Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның туган мәктәбендә аңа багышланган музей салоны ачылды. Әлеге тантанадан хәбәрчебез репортажы.
-
Дәүләт Думасы вәкиле: Армиягә язгы чакырылыш иске кагыйдәләр буенча үтәчәк
2023 елда Россиядә язгы чакырылыш, хәрби хезмәткә чакырылучыларның яшен арттырмыйча, иске кагыйдәләр буенча үтәр дип көтелә. Бу хакта якшәмбе көнне РБК телеканалы эфирында Дәүләт Думасының Саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов хәбәр итте, дип белдерә ТАСС агентлыгы.
-
Рәфис Кәлимуллин операция кичергән
Эстраданың популяр җырчысы Рәфис Кәлимуллин авызына операция ясаткан.
-
Ураза кайчан башлана (2023 ел)
Изге, бәрәкәтле, бөек Рамазан ае – барча гөнаһлардан арыну, рухи яктан чистарыну, рәхмәт һәм юмартлык ае булып тора. Бу айда ураза тоту – кешенең рухын чистарта торган зур бер сынау. Һәрбер мөселман ел саен әлеге айны түземсезлек белән көтеп ала. Быел 2023 елда, ураза кайчан башлана соң?
-
Ишектән кергән кияү
Артыннан ике егет йөри Аэлитаның. Кайсын сайларга белми кыз. Аптырагач, кечкенә чакта әбисе сөйләгән алымны кулланып карарга булды. Багарга. Булачак иренең кем икәнен әнә шулай беләчәк ул (»Сөембикә »).
-
2022 елда Татарстан илдә туристлар иң күп килә торган 5 төбәк арасына кергән
Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан илдә туристлар иң күп килә торган 5 төбәк арасына кергән. Кунаклар саны күбәю белән бергә, туризм тармагы бурычлары да арта.
-
Атна ахырына һава торышы нинди булыр?
Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрмәячәк: явым-төшемсез, салкын булачак.
-
Зөлфирә Шәйдуллина: «Габделхәй абыйдан хәер-фатиха алдык» (+видео)
Танылган җырчы Зөлфирә Шәйдуллина (Мирзаянова) бер мәҗлестә Хәния Фәрхи репертуарындагы “Хәбәр сал җилләргә” җырын башкарган. Әмма җырны башкарган вакытта кинәт музыка туктап калган һәм Зөлфирә музыкасыз гына җырлавын дәвам иткән.
-
Серле каләм иясе
“Бер гаҗәеп илнең кунагы мин, Яратырга үзен өлгердем, Кулын изәп чакыруы булды, Бар эшемне ташлап йөгердем”... (Сиренә Гатиятова “Шигърият”)