erid:2VtzquqpS7d
Узган тәүлектә Татарстанда 67 кеше коронавирус йоктырган
Яңалыклар

Узган тәүлектә Татарстанда 67 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда 67 кеше «Covid-19» вирусын йоктырган. 24 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 68 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2009 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Чыганак: https://tnv.ru/tat/news/coronavirus/297369-uzgan-t-lekt-67-keshe-koronavirus-yoktyrgan/

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев