Сугыш белән көйгән язмыш
Районда билгеле шәхес - озак еллар Арча педагогия көллятендә математика укыткан сугыш ветераны Шәүкәт Шәмиевның 100-еллыгына багышлана.
Еллар үтү белән мәгънәсе көчәя генә бара торган истәлекләр була. Бөек Ватан сугышы нәкъ шундый мисалларның берсе.
Истәлекләр буыннан-буынга тапшырылып киләләр. Сугыш дәһшәте бик зур кайгы булып әле дә халыкның хәтерендә саклана.
Арча педагогия училищесында озак еллар математика укыткан фронтовик Шәмеев Шәүкәт Җәләловичны күпләр хәтерлидер. Битендә сугышта көйгән җөйләр аңа үзенә бер күркәмлек, батырлык сыйфатлары өстәп торган кебек иде. Ләкин кеше күзенә күренми торган күлмәк һәм чалбар эчендәге янган җөйләр кутырлап гомер буена сызланганын ул үзе генә белгәндер. Инде өлкән яшьтәге ветеранның сызлану газабын киметү өчен педучилищеның медицина хезмәткәре Исламия бик көчле дарулар юнәтеп аңа ярдәм итәргә тырышуы күп нәрсәләр турында сөйли.
Шәмеев Шәүкәт Җәләлович 1922 елның 25 августында Буа районының Адав-Толымбай авылында дөньяга килә, 11 яшенә кадәр шунда яши. Әтисе Җәләл Шәмеевны, Казан педагогия институтын тәмамлагач, Арча педучилищесына эшкә күчерәләр. Әнисе Нәгыймә Арчада судья булып эшли башлый, район башкарма комитеты рәисе урынбасары, КПСС райкомы секретаре, поссовет рәисе була.
Арчаның беренче мәктәбен тәмамлаган Шәүкәтне 18 яше тулгач армиягә алалар. Ул Чита өлкәсендә 179 нчы танк батальонында хезмәт итә башлый. Бер ел да үтми, сугыш башлана. Беренче мәртәбә сугыш дәһшәтен ул Украинаның Подольск шәһәрендә татый.Танкист булып хезмәт итүче Шәүкәт Шәмеев өч тапкыр яралана, ләкин исән кала. Дошманның танк колоннасы үтәргә тиеш була. Өч көн засадада тора. Дүртенче көнне 17 танк күренә. Беренче һәм соңгы танкны атып сафтан чыгаралар. Немецлар алга да, артка да бара алмыйлар: юл бикләнә. Калган танкларны да кырып бетерәләр.
1941 елның көзендә Шәүкәтне фашист пулясы яралый. Аркасының сул ягы яраланып, госпитальгә эләгә. Дүрт ай ярымнан ул тагын сафта. Госпитальдән соң Смоленск өлкәсендә сугышка керә. Чираттагы атакада аны тагын яралыйлар. Бу юлы пуля йөрәккә бер сантиметр калган. Сулаган саен ярадан кан чыга. Вакытында күрсәтелгән табиб ярдәме аңа исән калырга мөмкинлек бирә. Бу юлы госпиталь газаплары алты айга сузыла. Тазарып чыккач тарихта моңарчы күрелмәгән коточкыч сугыш – Ржев операциясенә эләгә. Шәүкәтнең танкы яна башлый. Ул танктан чыга ала, ләкин командиры, яралану сәбәпле, чыга алмый. Янып яткан танкка Шәүкәт яңадан керә, сугышчан иптәшен коткара, үзе пешү җәрәхәтләре ала. Госпитальдә өч ай ятканнан соң аңа икенче группа инвалидлык биреп кайтарып җибәрәләр. Батырлыгы өчен “Ватан сугышы” орденына, “Батырлык өчен” медаленә лаек була.
20 яшьлек егет Арчага кайтып егыла. Физкультура һәм спортны яратуы, тырышлыгы аркасында ул барлык авырлыкларны әкренләп җиңә бара һәм бер ел дигәндә сафка баса: үзе укыган Арчаның беренче мәктәбендә математика укыта башлый.
Менә шушы 21 яшендә башлаган эше аның гомерлек һөнәре була. Математиканың бөтен асылына төшеп, укып, өйрәнеп ул үз эшнең остасына әверелә. Казан педагогия институтын да тәмамлый, Арча педагогия училищесына эшкә күчә, һәм пенсиягә чыккач та әле күп еллар математика укыта. Шул чорда АПУ да иң көчле математиклар Шәмеев, Мурзин, Сәгъдиевлар була. Илдус Абдрахманович бик җылы итеп искә ала Шәүкәт Җәләловичны. “Тәртипле, беркайчан да тавышын күтәрми торган, коллегалары белән әйбәт мөгамәләдә, үз фикерен әйтеп бирә торган олы шәхес иде. Чын математика җанлы, бөтен гомерен шушы фәнгә багышлаган, фанатик кеше иде. Укыту программалары, дәреслекләр төзеде, мәкаләләре “Совет мәктәбе” һәм “Начальная школа” журналларында басылып килде, чын мәгънәсендә методист иде.”
Әлеге олы галим белән бергә эшләргә насыйп булган көчле математикларыбызның берсе Минхаирова Ольга Ивановна аның кешелек сыйфатларына игътибарны юнәлтте: “Бик ихтирамга лаек кеше, коллегалар кайвакыт кызып китсәләр, бер сүз белән урынга утырта иде. Беркайчан да, бер кеше белән дә ачуланышмады, һәрвакыт тыныч, аксакал кеше иде. Аңа бөтен серләрне сөйләп була иде, ул аны чәчми иде. Коллегаларына дөрес киңәшләр бирә иде, шуңа да дәрәҗәсе зур булды.”
Мәкалә язганда героемның үлгән елы кирәк булды. Укучысы Гайнетдинов Хәлил Шәйхенуровичка шалтыратам. Бакчада эшләп йөри, өйгә кермичә генә әйтә бу: “2009 елның 24 гыйнварында бакый дөньяга күчте укытучым”, – ди. Үлгән көнен дә әйткәч мин шаккатам. “Ничек онытасың инде, ул минем укытучым гына түгел, хезмәттәшем дә, остазым да. Дәрестә бик таләпчән иде, дәрестән чыккач якын дуска әйләнә иде”.
87 яшькә кадәр яшәде галим. Һәрвакыт эштә булды, аралашуда булды. Беренче мәктәптә, аннары педучилищеда никадәр яшьләрне укытып чыгарды. Барысы да аны яратып искә ала. Үзе исән вакытта да бик хөрмәтләделәр. 9 майда, 23 февральдә һәм 25 августта ул яшәгән йорттан кеше өзелми иде. Иртәнге сәгать алтыдан килә башлыйлар һәм караңгы кичкә кадәр шулай. Чәчәкләр, бүләкләр, күчтәнәчләр, уен-көлке, шат авазлар яңгырап тора. 9 май демонстрациясендә аның тәрәзәсе яныннан үткәндә “Ур-ра!” кычкыра торган булалар. Хөрмәткә лаеклы чын кеше!
Тыштан салкын кебек шушы ирнең эчендә ут булган бит. Ул зарланмаган, ә тәндәге яралар еш кына кутырлый торган булганнар, гомере буена озатып барганнар аны танкта яну газаплары. Журналистлар аннан укытучы һөнәре авырмы дип сораганда, ул әйтә торган булган: “Иң авыр хезмәт – ул сугыш”.
Сугыш яраларын оныттыру өчен якын кешеләре бик тырыштылар. Балалары, оныклары бик әйбәт булып чыктылар. Килене Сания зур хезмәт куйды. Тәмле теле белән, бөтен тырышлыгын куеп хөрмәтләде ул аны, килен димәссең, кызы булды ул аның. Бөтен Арча халкы зурлаганда якыннары тагын да нык терәк булды.
1948 елда әтисе Җәләл Шәмеев Ленин ордены белән бүләкләнгән иде. Улы әтисен уздырмаса нинди прогресс була инде ул? Узды әтисен. Шәүкәт Җәләл улы Шәмеев РСФСРның атказанган укытучысы булды.
Бар да үтә. Шушындый олугъ шәхес арабызда юк. Исән булса бүген аңа 100 яшь булыр иде. Үзе булмаса да без аны искә алабыз. Педагогика көллияте директоры Гарипова Гөлнара Фидаилевна сүзләре белән әйткәндә “Мондый шәхесләрне онытырга ярамый. Алар безнең милләтнең алтын баганалары, ә көллиятнең горурлыгы”.
Дамир Таҗиев,
“Әлифба” музее җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Комментарии
0
0
Беренчедэн, авторга, газетка - олы рэхмэт. Икенчедэн, Шәмеев Шәүкәт Җәләлович исемен мэнгелэштерер очен Арчанын яна бер урамына анын исемен бирергэ кирэк. Музейларда анын турында стендлар булдырырга.
0
0