Сыерларда инфаркт буламы?
Атказанган мал табибы Мөхәммәт Шәрәфиевның файдалы киңәшләре һәм гыйбрәтле язмалары белән бүлешүне дәвам итәбез
Күрше районнан бер танышым шалтыратты: «Сыерыбыз бозаулагач, 10 көн тормады, күп дарулар кададык. Күп еллар эшләгән бер ветеринар чакырттык, ул сыерыгызга инфаркт булган, дип диагноз куйды. Сыерларда инфаркт буламени?»
Бу авыруны миңа эшли башлаганда 70 елларда аңлатып, күрсәтеп бирделәр. Безнең авыл сыерларын (алар 5-6 баш була иде) көтүгә Тлангыр авылына чиратлашып куа идек. Бер көнне Тлангыр авылына җиткәч, Әгъзәм абый сыеры яткан һәм кусалар да тормаган. Мин килгәндә сыер тыныч кына ята иде.
Мин дә торгызырга маташып карадым, сыер торырга дип талпынмады да. Сыер күбенмәгән, температурасы нормада. Авыздан да, арт ягыннан да кан күренмәде. Пульс бик әкрен, начар ишетелә иде. Сыер зур гәүдәле һәм күп сөтле иде. Мин инде сумкада булган кофеин, глюкоза кададым. Тагын 5-6 сәгать сабыр иткәч, сыер тормагач, суярга туры килде. Эчке әгъзаларында бернинди үзгәрешләр тапмадым. Итне ветлабораториягә алып киттек. Безне тәҗрибәле табиб Лидия Васильевна Кабачкова каршылады. Мин булган хәлләрне сөйләп бирдем. Бөтен тикшерүләр, экспертизалар үткәрделәр, ит яраклы булды. Лидия Васильевна йөрәген тикшерә башлады һәм хәзерге тимер 5 сумлык акча кадәр мускул өлешендә агарган урынны күрсәтте һәм инфаркт миокарда дигән диагноз куйды. Сәбәбе кан тамырлары кысылып, йөрәкнең бу өлешенә кан килмәгән дип аңлатты. Миңа бу бик зур дәрес булды.
Икенче мәртәбә Үрнәк бистәсендә яшәгән Галәвиев Рәис хуҗалыгында булды. Бу инде 90нчы еллар иде. Сыерларын үгез сорагач Күлтәс фермасына алып менәләр. Кыш көне, буранлы һәм бик салкын иде. Менгәндә сыер чабып менгән, төшкәндә бик әкрен төшкән һәм абзарга керү белән яткан. Икенче көнне мин менеп бөтенесен сорашкач, тикшергәч, чама белән инфаркт миокарда дип диагноз куйдым һәм асрамаска куштым. Тагын бер тәүлек үткәч, алга бармагач, сыерны суйдылар.
Соңгы елларда бик сирәк булса да, мондый диагноз куйгаладым. Сыер асраган кешеләр күп вакытта даруларны үзләрне кулланалар, уколлар кадыйлар. Белергә омтылу начар түгел, әмма кайбер очракта, даруларны дөрес кулланмыйча, сыерларны хәрәп итәбез. Хәзер дарулар үзгәреп тора.
Инфаркт нәрсә ул? Гади генә итеп әйткәндә, йөрәктәге мускулларның бер өлешенә кан килми башлый, ул урын үлә, аның тукымалары һәм күзәнәкләре үзгәрә. Авылларда эшләгән ветеринарларга бу диагнозны кую бик читен, моның өчен приборлары юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев