erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы

Бу һөнәр — ерактан пульт белән уйнау түгел

Пилотсыз очу аппараты операторы булырга җыенучы якташыбыз, техникумда белем алучы студент Айнур белән ачыктан ачык сөйләшәбез.

— Айнур, башта үзең турында кыскача сөйләп үт әле.

— Мин техникумда укыйм, техник юнәлештә. Электроника һәм техника белән кызыксынам, шуңа күрә дроннар темасы да миңа якын булды.

— Син техникум студенты, дисең. Ни өчен кинәт мондый карар?

— Кинәт, дип әйтмәс идем. Соңгы айларда бу тема еш очрый. Башта кызыксыну иде, аннары инде җитдирәк уйлана башладым. Видеолар карадым, ничек эшләвен өйрәндем. Соңрак аңладым — бу җитди өлкә, анда төгәллек, игътибарлылык кирәк. Мин үземне шушы юнәлештә сынап карарга булдым.

– Кызыксыну нәрсәгә — техникагамы, әллә хәл-вакыйгаларгамы?

— Күбрәк техникага. Әмма барыбер аңлыйм: бу реаль шартлар, анда барысы да катлаулырак.

— Кызыксыну белән фронтка китү арасында зур аерма бар бит.

— Бар. Шуңа күрә мин дә озак уйладым. Бу уен түгел икәнен аңлыйм.

– Кыска вакытлы курсларга язылу карары ничек туды?

— Озак уйладым. Бер яктан — тәҗрибә җыю мөмкинлеге, икенче яктан — зур җаваплылык. Ахыр чиктә, бу карарны аңлап кабул иттем.

– Курста нәрсәләргә өйрәтәчәкләр дип көтәсең?

— Нигезләр: идарә итү, техника белән эшләү, куркынычсызлык. Шулай ук стресс шартларында дөрес карар кабул итү мөһим дип уйлыйм.

— Кыска курслар сине әзерли ала дип ышанасыңмы?

— Тулысынча — юк. Бер айда профессионал булу мөмкин түгел. Әзерлек җитмәскә дә мөмкин. Ләкин база бирер дип өметләнәм. 

— Нигә нәкъ БПЛА операторы? Ни өчен башка юл түгел?

— Мин техника белән дус. Кул белән эшләү, җайланмаларны аңлау — бу миңа якын. Шуңа өстәп, дроннар — хәзерге заман юнәлеше.

— Син аңлыйсыңмы, бу һөнәр — ерактан пульт белән уйнау түгел?

— Әйе. Күп кеше шулай уйлыйдыр, ләкин мин видеолардан, кешеләр сөйләгәннән аңладым — анда һәр карарның нәтиҗәсе бар.

– Контракт төзергә җыенасыңмы?

— Әйе… Планлаштырам. Ләкин ахыргы карар дип әйтүе авыр — барыбер эчтә шик бар.

— Нинди шик?

— Үземә ышаныч җитәрме, юкмы? Анда нәрсә көтә — анысы да билгесез.

— Якыннарың беләме?

— Әйе. Әни каршы. Дуслар төрлечә: кемдер “бар”, кемдер “уйла” ди. Ләкин бу минем сайлау.

— Ә син үзең  нәрсә дисең?

— “Ашыкма” дим. Ләкин шул ук вакытта “әгәр бармый калсаң — соңрак үкенмәссеңме?” дигән уй да бар.

— Син үкенүдән качасыңмы, әллә тәҗрибә эзлисеңме?

— Бәлки, икесе дә бардыр… Мин моны төгәл аңлатып бетерә алмыйм.

—  Курку хисе бармы?

— Әйе. Кем “юк” ди — мин ышанмыйм. Әлбәттә, бар. Бу нормаль. Кеше бөтенләй курыкмый икән — ул хәлнең җитдилеген аңламый дигән сүз. Мин күбрәк җаваплылык турында уйлыйм. 

– Үзең кебек уйлап йөрүчеләргә нәрсә әйтер идең?

— Ашыкмаска. Барлык якларын да уйларга: куркынычларны да, нәтиҗәләрне дә. Бу гади карар түгел.

— Соңгы сорау: син үзеңне кем дип күрәсең — романтик, реалист, әллә риск яратучы? Киләчәгеңне ничек күзаллыйсың?

— Мин, мөгаен, гади кеше. Бары тик катлаулы карар алдында калдым. Ә планнарга килгәндә... Хәзергә планнар еракка корылмый. Башта укып бетерергә, үземне сынап карарга. Аннары гына алга таба уйларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев