erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы

«Һөнәрле булу – гәүһәрле булуга тиң»

Берничә гасырлык тарихы булган шәһәребездә күп санлы эшче һөнәрләре, педагоглар, табиблар династияләре барлыкка килгән. Хәзерге вакытта безнең Арча шәһәрендә бик күп гаилә династияләре яши һәм эшли.

Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган чаралар кысаларында 15 апрель көнне мәктәбебездә «Һөнәрле булу – гәүһәрле булуга тиң»  исеме астында буыннар очрашуы узды. Әлеге чарага Арчабызның данлыклы, берничә  дистә еллар үз һөнәрләренә тугры калып шәһәребезнең данын тирә-як районнарга таныткан төрле буын вәкилләре чакырулы иде.

Очрашуда мәгариф идарәсе методисты Фәйзрахманова Алия Илсур кызы, Арча районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары бүлеге җитәкчесе Закарова Алсу Миңнәхмәт кызы, ветеран укытучыларыбыз, укучыларыбызның әти-әниләре һәм укучылар катнашты.

Чара башланыр алдыннан Сабирҗанова А.Ф. җитәкчелегендәге яшь экскурсоводлар кунакларны мәктәп музее белән таныштырдылар, белем йортыбызның бай тарихы турында сөйләделәр. “Һәр гаилә уникаль, һәр һөнәр мөһим” -  әлеге сүзләр очрашуыбызның девизына әйләнде.

Укытучылар династиясен озак еллар безнең мәктәптә эшләгән Ләйсирә Минһаҗеваның килене Айсылу Айдар кызы тәкъдим итте.   Һөнәрләрен буыннан-буынга тапшырып килгэн зур педагогик стажлы Зариповлар үз гаиләләре турында сөйләделәр. Гарипова Алсу Илфат кызы һәм аның кызы Алелия үзләренең укытучылар династиясе тарихы белән уртаклаштылар. Мәктәпкәчә учреждение тәрбиячесе һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Шәрәфиева Алия Радил кызы үзләренең гаилә традицияләренә тукталды.  

Табибә Игнатова Алия Әхәт кызы үзенең спорт һәм тату гаиләсе тарихы белән уртаклашты, табиб һөнәрен сайлауда Казан шәһәрендә урнашкан медицина музееның этәргеч ясавы хакында сөйләп узды.  

Музыкага, иҗатка гашыйк әби-бабалары  тамырлары белән театр сәнгатенә барып тоташкан Сибагатуллиннар гаиләсе үзләренең моңлы тавышлары белән тамашачы күңеленә үтеп керде.  

Зөлфәт Илдус улының улы Данир, 3 сыйныф укучысы, гаилә эшен дәвам итә, бик матур җырлый һәм мәктәп чараларын алып бара. Һөнәре буенча пешекче Хәлиуллиннар гаиләсе кулинар традицияләре белән уртаклашты.

Күп еллар түбәтәйләр чигү белән шөгыльләнгән  Әхмәдиева Илсөя Гарифулла кызы бу һөнәрне оныклары Гөлшат белән Гөлназга тапшыруын күрсәтте.

Хезмәт традицияләрен буыннан буынга дәвам итүче династияләргә хөрмәт бүгенге көндә дә кимеми, киресенчә, арта гына бара. Яраткан эшең булу - зур бәхет. Бу бәхет бер кешене  дә читләтеп үтмәсен, барыбызга да илебезгә кирәкле кешеләр булып яшәргэ язсын. Киләчәктә укучыларыбыз мәктәпне уңышлы тәмамлап  дөрес  һөнәр сайлап, тормышта үз юлларын табарлар. Үз эшенә тугры калып буыннар чылбырын өзмичә  белемнәрен балаларына һәм оныкларына тапшыручы һәрбер  һәнәр иясенә  рәхмәт сүзләребезне җиткереп калабыз.

Арча 3 номерлы башлангыч мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирова Рузалия Тәлгать кызы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев