Волонтер булу җиңелме?..
Кемнәр соң алар волонтерлар? Волонтерлар – бик җаваплы, актив кешеләр. Алар ятимнәргә, өлкәннәргә, тормыш авырлыкларына дучар булганнарга ярдәм итәргә ашыгучылар.
Волонтерларга нинди сыйфатлар хас дип уйлыйсыз? Волонтер булу ул – үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсен туплау. Яңа дуслар табу, кеше хәленә керә белү, сабыр, түзем булып, һәрвакыт активлык рухында тору.
Хәрби операция игълан ителеп, егетләребез илне сакларга киткәндә дә, бар халык берләшеп, ярдәмгә ашыкты. Күңеле кушканча һәм булдыра алганча. Кемдер – акчасы, кемдер – гамәле, кемдер сүзе белән кушылды. Балаларын зарыгып көткән әниләр, ирләрен озаткан хатыннар гына түгел, битараф булмаган һәр кеше егетләргә булышуны үзенең бурычы итеп кабул итте.
Андый изге күңелле волонтерлар төркеме безнең Яңа Кенәр авылында да эшләп килә. Бу эшне, беренче чиратта, Яңа Кенәр авыл жирлегенең сугышчан хәрәкәтләр ветераннары башлап җибәрде. Бүгенге көндә авылыбызда өч төркем хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә һәрдаим ярдәм оештыралар. Әлбәттә, аларны берәү дә мәҗбүр итми. Иң беренче чиратта, аларның күңелләрендә изгелек һәм Ватанны ярату хисе чиксез. Менә шуңа да, илебездә махсус хәрби операция барган көннәрдә, алар тылда бар көчләрен кызганмыйча, алгы сызыктагы егетләребезгә ярдәм күрсәтәләр: ай саен диярлек гуманитар ярдәм җибәрәләр.
Безгә, сыйныфыбыз белән, авыл китапханәсе тарафыннан оештырылган “Волонтерлар көне”нә багышланган диалог-кичәдә катнашырга туры килде. Ул кичәгә ирле-хатынлы волонтерлар, Ленар Наил улы һәм Алсу Рәис кызы Гариповлар чакырылган иде. Ленар абый белән Алсу апаның чыгышларын тыңлаганнан соң, мин аларга сокландым, алар белән горурландым. Кыскасы, алар – чын батырлар! Икесе дә хәрби операция җирлегендә булганнар. Андагы хәлне үз күзләре белән күреп кайтканнар. Илебезне саклаучы абыйларыбызга авыл, өй, әни җылысы илтүчеләр алар.
Ленар абый үзенең Газель машинасы белән 20 тапкыр ярдәм илтеп кайткан. Алсу апа беренче ярдәмне, үзенең кызы белән, госпитальгә бинтлар әзерләүдән башлаган. Хәзер инде аларга, авылыбызның киң күңелле апалары кушылган. Әйтергә генә җиңел... Юкны бар итү, хәрби егетләребез өчен иң кирәкле әйберләрне җыю, посылкаларны тутыру, егетләребез кулларына тапшыру... Волонтер булу бер дә җиңел түгел икән шул... Никадәр сабырлык, тырышлык, киң күңеллелек сыйган аларның йөрәгенә!
Без, үз чиратыбызда, алардан үрнәк алырга тиешбез. Безнең тыныч күгебезне саклаучы, батыр, олы йөрәкле хәрбиләребез һәм волонтерларыбызга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, күңел җылысын кушып, солдат абыйларыбызга хатлар языйк. Гомумән, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү акцияләреннән читтә калмыйк! Җәмгыятькә файдалы булып, бу дөньяны яхшырак итәргә омтылыйк!
Земфира Хәйруллина,
С.З.Габдрахманова ис. Яңа Кенәр урта мәктәбе, 9 нчы сыйныф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев