erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

20 февральдә Татарстанда көчле кар явуы һәм буран көтелә

20 февральдә Татарстанда һава торышы кискен начараячак. Республикага көнбатыш циклонының атмосфера фронтлары килү сәбәпле, кар, буран һәм көчле җил фаразлана. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлектә төбәк киң антициклон йогынтысында булды. Көндез һава температурасы -8…-14 градус, төнлә исә -18…-24 градус, кайбер урыннарда -30 градуска кадәр суытты. 19 февральдә дә явым-төшем күзәтелмәде, температура сизелерлек үзгәрмәде.

Җомга, 20 февральдә, иртәннән үк республиканың күпчелек районнарында кар явачак. Кайбер урыннарда буран көтелә, күз күреме сизелерлек начараячак, җил тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда кар көртләре барлыкка килү ихтималы зур. Төнлә һава температурасы -10…-15 градус, аяз вакытта -22 градуска кадәр, ә көндез -4…-9 градус булачак.

21 февральдә һава торышы тотрыксыз кала: урыны белән бераз кар, кайбер районнарда буран көтелә. Температура төнлә -10…-15, көндез -4…-9 градус тәшкил итәчәк. 22 февральдә циклон китү белән явым-төшем туктарга тиеш, температура төнлә -12…-17, көндез -5…-10 градуска кадәр төшәчәк.

Алдан фаразлар буенча, 23 февральдә атмосфера фронты якын булу сәбәпле, урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Төнлә -11…-16, көндез -3…-8 градус көтелә.

Белгечләр искәртүенчә, 17 февральгә булган мәгълүматлар буенча, Казанда айлык явым-төшем нормасының 156 проценты теркәлгән. Быелгы кыш соңгы ун елда иң карлыларның берсе булырга мөмкин.

Чыганак: Татар-иеформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре