26 майда Татарстанда яңгырлар көтелә
Кайбер урыннарда яшен һәм боз явуы фаразлана.
26 майда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, иртән һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, кайбер районнарда көчле яңгырлар булуы, яшен яшьнәве һәм боз явуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан 6–11 м/с тизлектә исәчәк. Аерым районнарда җилнең тизлеге 14 м/с кадәр көчәергә мөмкин, ә урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 16–21 м/с ка җитүе ихтимал.
Көндез һава температурасы республиканың күпчелек районнарында +17…+22 градус булачак, ә көнчыгыш һәм көньяк районнарда һава +28 градуска кадәр җылыначак.
Татарстан Гидрометеорология үзәге урамда йөргәндә һәм төбәк буенча сәфәрләр планлаштырганда һава шартларын исәпкә алырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев