Рязань өлкәсендә яшәүчеләр 60 тонналы тимер юл күперен законсыз рәвештә сүткәннәр, дип хәбәр итә җирле матбугат чаралары.
Полиция тикшерү үткәрә. Бу хакта «РБК» басмасы яза. «Гамәлдә булмаган күперне сүтү эше буенча полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана», – дип хәбәр иттеләр «РБК» басмасына Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәтендә. Рязань өлкәсендәге Скопинода тимер юл күпере урлануы турында кичә билгеле булды, дип, хокук яклаучы Светлана Коноваловага сылтама белән «Рязанские новости» хәбәр итә.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=44772
Нет комментариев