Әнвәр Нургалиев йөрәгенә операция ясаткан
Әнвәр Нургалиев Уфа кардиология үзәгендә тикшеренүләр узып, йөрәгенә операция ясаткан.
Җырчы сторислар аша элемтәгә чыккан.
«Дуслар, миннән яңалыклар көтәсездер. Операция уңышлы узды. Йөрәккә стэнд куйдылар. “Бляшка” җитди урында булган, шуңа стэндсыз гына булмас иде. Инфаркт булыр иде, әмма мин җитезрәк булдым. Үземне яхшы хис итәм, борчылырга уйламыйм. Мин көчле, башкалар белән була минем белән булмый дип уйлау ахмаклык. Үзегезне саклагыз, башыгыз, йөрәгегез, башка органнар авырта икән, бу юкка түгел. Димәк, организм сигналлар бирә. Сәламәт булыгыз! » – дип сөйләгән ул.
Әнвәр Нургалиев хастаханәдә эшләүче табибларның искиткеч яхшы мөнәсәбәте турында да әйтеп узган иде.
«Бигрәк яхшы табиблар туры килде. Артист булганга түгел, алар мине танымадылар да. Терапевт, кардиологка күренгәч, алар мине бирегә тикшеренергә җибәрде. Кардиоүзәктә дә табиблар бик әйбәт, борчылалар, тикшерәләр. Монда һәр кешегә мөнәсәбәт шундый. Миңа комментарийларда да, йөри алмаган кешеләрне дә аякка бастыралар, дип язалар», – дип сөйли артист.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев