Белгечләр талпан чагуның билгеләре турында кисәтә
Татарстанда яз-җәй сезоны башлану белән талпаннар активлаша. Белгечләр халыкны сак булырга һәм сәламәтлеккә игътибарлы карарга чакыра.
Республикада талпан инфекцияләре таралу чоры дәвам итә. Бу уңайдан санитар табиблар һәм эпидемиология өлкәсендәге белгечләр авыруларның беренче билгеләрен тану һәм вакытында чара күрүнең әһәмиятен искәртә, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Белгечләр аңлатуынча, әгәр талпанны кеше үзе тартып алган һәм тикшерүгә тапшырмаган икән, 21 көн дәвамында организм торышын күзәтү зарур. Инфекция билгеләре еш кына беренче атнада ук сизелә башлый. Кайбер очракларда авыру башлангычы гади салкын тию яки гриппка охшаган була: кеше хәлсезлек кичерә, температурасы күтәрелә, башы авырта, буыннарда һәм тәндә сызлау барлыкка килә.
Талпан энцефалиты аеруча игътибар таләп итә, чөнки ул нерв системасына зыян китерергә мөмкин. Шул ук вакытта боррелиоз очракларында еш кына чагылган урында кызылсу тап – эритема барлыкка килә. Бу авыру кайчак җиңелрәк үтсә дә, дәваланмаган килеш җитди нәтиҗәләргә китерү ихтималы бар.
Табиблар медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткәндә талпан кадалу фактын яшермәскә киңәш итә. Бу дөрес диагноз кую өчен мөһим. Иң ышанычлы юл – талпанны вакытында лабораториягә тикшерүгә тапшыру. Әгәр анда инфекция табылмаса, кеше тыныч була ала. Әмма энцефалит вирусы ачыкланган очракта, беренче 72 сәгать эчендә махсус иммуноглобулин кертү нәтиҗәле санала. Боррелиоз расланса, табиб билгеләгән антибиотиклар курсы кирәк була.
Шулай ук белгечләр ашыгыч рәвештә кан анализы бирүнең файдасыз булуын искәртә. Чөнки инфекция эләккәннән соң организмда иммун җавап формалашу өчен вакыт кирәк.
Талпаннар актив чорда табигатькә чыкканда саклану чараларын үтәү, тәнне һәм киемне карап тору – гади, әмма нәтиҗәле профилактика чаралары булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев