Беляев Түбән Камада БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләде
Түбән Камага пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән барлык кешеләрнең хәле тотрыклы, аларның тормышына куркыныч янамый. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, иң зур зыян Чабьинская урамындагы торак йортка килгән. Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенә дүрт кеше озатылган.
Зыян күрүчеләрнең өчесе — пенсия яшендәге кешеләр. Кичергән стресс аларның сәламәтлегенә тәэсир итеп, кан басымы күтәрелүгә һәм хроник авырулары кискенләшүгә китергән. Тагын бер зыян күрүче — шәһәрнең 46 яшьлек кешесе — яңак сөягенә кыйпылчык тиеп җәрәхәтләнгән һәм аңа операция ясалган.
«Бүген зыян күргәннәрнең барысының да хәле тотрыклы, тормышларына куркыныч юк. Гомумән, беркемнең дә һәлак булмавы — могҗиза. Иң мөһиме шул. Йортны без торгызачакбыз», — диде Беляев.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев