Бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп эшлиләр
Вагыйз Маннанов: “Армиядә хезмәт итеп кайту минем өчен тормыш мәктәбе булды. Бик күп нәрсәгә өйрәндем”
Аннан ул озак еллар район эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы була, хәзерге вакытта судларда тәртип тәэмин итү буенча өлкән инспектор.
Вагыйз Югары Мәтәскә авылыннан. Әтисе тракторчы, әнисе гомере буе укытучы булган. Гаиләдә өч бала үскән. Малай башта Югары Мәтәскә, аннан Казанбаш мәктәбенә йөргән. Мәктәп ачылгач, Түбән Мәтәскә мәктәбенә күчкән. Сигезенче сыйныфтан соң Арча педагогика көллиятенә укырга кергән.
– Мәктәптә яхшы билгеләренә генә укыдым. Әни кебек укытучы буласым килде. Диплом алгач бер ел Түбән Мәтәскә мәктәбендә физкультура укыттым. Армиягә киттем. Ел ярым Казанда эчке эшләр гаскәрләрендә махсус полкта хезмәт иттем, – диде Вагыйз Маннанов.
Армиягә китүе дә уйламаганда килеп чыга. Ул хакта Вагыйз үзе кызык итеп сөйли. Танышырга теләп бер кыз янына барган. Тегесе: “Син әле армиядә дә булмаган бит”, – дигән. Шуңа ачуы чыгып, Вагыйз хәрби комиссариатка барып повестка алып кайткан. “Ул чакта авыл укытучыларына хәрби хезмәткә бармый да калырга була иде”, – ди. Һәм аның бу гамәле тормышында үзенчә бер борылыш булган.
– Армиядә начар җиргә эләкмәдем мин. Башта кием-салым биреп тордым. Бервакыт мине чакырып алдылар да: “Ашарга пешерә беләсеңме?” – дип сорадылар. “Бер тапкыр чәй куйдым, бер тапкыр бәрәңге пешердем”, – дидем. Шуннан пешекче иттеләр дә куйдылар. 400 солдатка ризык пешердем. Тормыш мәҗбүр итте, өйрәндем. Остарып та киттем. Полк командирына да мин әзерләгән ризыклар ошаган. Үз пешекчесе дә итеп куйды, – диде Вагыйз Маннанов ул елларны көлеп искә төшереп.
Армиядән “Эчке эшләр отличнигы” күкрәк билгесе белән кайта. Арча эчке эшләр бүлегенә участок инспекторы (Үрнәк, Лесхоз якларына) булып урнаша. 1995 елның мартында эшли башлый, 2014 елның апрелендә шуннан полиция подполковнигы булып отставкага китә.
– Хезмәт юлымны башлаган мәктәбемне дә онытмадым. Ул миңа гомерлек юлдашымны табарга да ярдәм итте. Бервакыт мәктәпкә очрашуга төштем. Элек февраль аенда мәктәпне тәмамлап киткәннәр белән очрашулар оештыралар иде бит. Карыйм, кырыйда кечкенә генә бер кыз басып тора. Биергә чакырдым. Ул укытучы, Арча кызы Лилия булып чыкты. Ике елдан өйләнештек, – диде Вагыйз. – Өч балабыз туды. Олы улыбызга 19 яшь булганда кечкенә кызыбызны алып кайттык. Хатынга – 42, миңа 45 яшь иде инде. Арча балалар бакчасына йөрде. Бервакыт балалар аңа: “Сине дә бабаң алып килгән икән”, – дигәч, аерым бер горурлык хисе белән: “Юк, бу минем әтием”, – дигән. Шулай олы яшьтәге әти булып йөрдем мин. Ул да мәктәпкә укырга керде инде.
Ә олы һәм уртанчы уллары әтиләре юлын сайлаган. Фәнгиз дә, Әлфис тә армиядә хезмәт итеп кайткан. Олысы институтта икенче курстан соң ук хәрби хезмәткә киткән. Югары уку йортын кайткач тәмамлаган. Хәзер район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсендә эшли. Гаиләсе бар. Икенче уллары Әлфис педагогика көллиятендә укыган, яшьтәшләремнән калмыйм, дип ул да үзе хәрби комиссариатка барып повестка алган. Әле бу җәйдә генә хезмәт срогын тутырып кайткан. Казанда, ЮХИДИ идарәсендә эшкә урнашкан. Икесе дә көрәшчеләр.
– Көрәш турында сүз чыкканда киңәшләремне бирергә тырышам. Тегеләй итегез, болай итегез, дим. “Үзең көрәш, алайса”, – диләр. Бил алышырга чыгарга туры килде шул. Өч ел рәттән районда ветераннар арасында беренче урынны яуладым, – диде Вагыйз. – Гомумән, безнең эштә физик әзерлекле кешеләрне генә алалар. Шуның буенча комплекслы зачетка кадәр тапшырабыз.
2017 елдан Вагыйз Маннанов судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча суд приставы. Суд процессы барышында тәртип сагында тора.
– Без тугыз кеше. Беребез хатын-кыз. Бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшлибез, – диде Вагыйз Ваккасович. – 2020 елдан безнең хезмәтне үзгәрттеләр, званиеләрне кире кайтардылар. Хәзер мин эчке хезмәт подполковнигы. Участок уполномоченныйлары хезмәтенең юбилее уңаеннан юбилей медале, тиешле еллар эшләгән өчен медаль белән бүләкләндем. Хезмәтебезне бәяли беләләр, шунысы куанычлы. Форсаттан файдаланып хезмәттәшләремне суд приставы көне белән котлыйм, тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев