Берничә сәгать элек югалган малай табылган, тик...
Чаллыда Камага су коенырга барган 16 яшьлек яшүсмернең мәетен тапканнар. Ул бүген көндез югалды.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, малай пляжга дус кызы һәм аның әти-әнисе белән килгән була. Шаһитлар сүзләренә караганда, алар яшүсмернең бата башлавын күрәләр, коткару боҗрасы ыргыталар аңа ничек тә булса ярдәм итмәкче булалар, ләкин барып чыкмый.
Татарстан буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, баланың гәүдәсен өч метр тирәнлектә 6 нчы ЗПСО водолазлары тапкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев