11 июль 2022 яңалыклары
-
Берничә сәгать элек югалган малай табылган, тик...
Чаллыда Камага су коенырга барган 16 яшьлек яшүсмернең мәетен тапканнар. Ул бүген көндез югалды.
-
Сгущенка белән җиләк кремы
Җиләк чоры, җәмәгать! Интернетта өч язманың берсе "җиләкне нишләтим икән?" дигән сорауга багышлана. Даими укучыбыз Тәския Вәгыйзова җиләктән менә дигән крем ясаган. Рецепты белән дә уртаклашты.
-
Рөстәм Миңнеханов: коронавируска каршы күмәк иммунитетны ныгыту эшен дәвам итү мөһим
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Covid-19га каршы күмәк иммунитетны ныгыту эшен дәвам итәргә чакырды. Бүген бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә әйтте. ("Ватаным Татарстан")
-
"Атна кич көн үлеп, җомга көн күмелде әниебез. Әнисе теләгәнчә..."
Минем әнием безне, өч баласын, тәрбияләп үстергәндә психолог һәм укытучы һөнәрләренә кагылышлы булган тәрбия алымнары кулланган икән дип әйтә алам. Аның һәр сүзендә, безгә биргән киңәшләрендә олы тәҗрибә яткан икән бит. Әниемнең әбисе – Әминә, үз заманында дини яктан укымышлы кеше булган. Гарәп телендә бастырылган ул укыган Коръән сүрәләре бүгенге көндә миндә саклана. ("Шәһри Казан")
-
«Сабантуй балалар журналы» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды
«Шәвәлидән сора»уның чыгарылышы йорт хайваннары турында.
-
Җентекле диспансеризация: нидән гыйбарәт һәм кая мөрәҗәгать итәргә?
Чирдән бигрәк, ул калдырган эз куркынычрак. Коронавирус турында сөйләгәндә, бу фикерне еш ишетергә туры килә. Соңгы арада бигрәк тә. Моннан ике ел элек ковид дигән зәхмәтнең нинди билгеләр белән узуын аңларга тырышсак, бүген аның нәтиҗәләрен барлыйбыз. ("Ватаным Татарстан", Динә Гыйлаҗиева)
-
Иван-чәй: җыю, киптерү, куллану серләре (САКЛАП КУЕГЫЗ)
Иван-чәй турында мин берничә ел элек ишеттем. Сабакташым белән аралашып китеп, аның кара чәй урынына иван-чәй әзерләп эчкәнлеген белдем һәм үзем дә шуның белән ныклап кызыксынып киттем. Башта интернет челтәренә кереп, иван-чәй һәм аның файдалы яклары турында шактый гына мәгълүмат тупладым да икенче көнне иван-чәй артыннан туган авылыма юл алдым. ("Шәһри Казан")
-
«Балалар алдында елый алмадым»: Булгария фаҗигасенә 11 ел
Республика тарихындагы иң куркыныч фаҗигаләрнең берсе моннан 11 ел элек булды. Кем өчендер тиз тоелса, якыннарын югалтканнарга бу вакыт гасырга тиң. Аларның еламаган көннәре, кадерле кешеләрен сагынмаган минутлары юк. Әти-әнисез калган сабыйлар инде буй җиткән, ата-аналарның чәчләрен язмыш акка буяган. Кемнәрдер газизен төшендә күрергә тилмерә, кемдер баласын әле дә кайтыр дип көтә. Йөрәкне өзгәли торган фаҗига булды бу! ("Ватаным Татарстан", Гөлгенә Шиһапова)