Сгущенка белән җиләк кремы
Җиләк чоры, җәмәгать! Интернетта өч язманың берсе "җиләкне нишләтим икән?" дигән сорауга багышлана. Даими укучыбыз Тәския Вәгыйзова җиләктән менә дигән крем ясаган. Рецепты белән дә уртаклашты.
"5 кг җиләкне юып чистартып, блендр белән издем. Янына 1 литр сгущенка агыздым, тәменчә песок өстәдем (200 гр тирәсе). Аннары болгатып контейнерга бушатасыз да суыткычка катырырга куясыз. Коймакка ягып ашарга менә дигән инде. Тәме искиткеч! Әллә ниләр уйлап таба димәгез, интернеттан күргән идем. Икенче партия ясадым, песок та бюджетлы була", - ди Тәския Вәгыйзова.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/sgushchenka-beln-ilk-kremy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев