Татарстанда киләсе елда ишегалларын төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә әзерләнәләр. 2027 елга исәпләнгән программага Казан, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарындагы 240 ишегалды кертелгән.
«Безнең ишегалды» программасына 2027 елда Татарстанның дүрт районыннан 240 ишегалды кергән
Татарстанда киләсе елда ишегалларын төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә әзерләнәләр. 2027 елга исәпләнгән программага Казан, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарындагы 240 ишегалды кертелгән.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР шәһәрләрен үстерү институты фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Хәзерге вакытта 240 ишегалдының 198е буенча төзекләндерү схемалары тикшерүгә җибәрелгән. Калган муниципаль берәмлекләрдә «Безнең ишегалды» программасы тәмамланган.
Нет комментариев