erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әбиләр чуагы сентябрь уртасында киләчәк

Сентябрьдә һава температурасы нормадан бер градуска югары булачак икән. Мондый кояшлы көннәр 19 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев журналистларга шундый фаразларын җиткерде. Гомумән алганда, көзнең беренче аенда һава торышы әйбәт булачак, явым-төшемнәр дә нормадан артмаячак, диде ул.

Синоптикларның, август эссе киләчәк, дип баштан ук өметләндергән сүзләре дөреслеккә туры килмәде. Августның гына түгел, июльнең дә салкын килүе атмосфера фронтлары аркасында, дип аңлатыла. Әмма быелгы җәйне иң салкыны булды дип әйтү дөреслеккә туры килми икән. 1980 елның җәендә уртача температура 16 градусны тәшкил иткән, ә быел ул 18,4 градус булган. Иң эссе көн быел 18 июльгә туры килгән. Ул көнне һава 29 градуска кадәр җылынган. Тарихка күз салсак, 1969 елда бу көнне термометр баганалары 39 градусны күрсәткән.

КФУның Метеорология һәм климатология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, күпләр, җәйне күрмәдек тә, дип зарлана. Кемдер исә, җәй булды, мин ул көнне эштә идем, дип шаярта икән. Чынлыкта июнь ае әйбәт килде, ә менә иң эссе булырга тиешле июль чынлап та суыграк иде, ди ул.

Бездә җәй суык килү ул әле башка җирдә дә шулай булган дигән сүз түгел. Июнь белән июль планетада иң җылы айлар булган. Көнбатыш Европа илләрендә температура 40тан артып, рекорд куйган. Ерак Көнчыгышта тайфуннар һәм су басулар күзәтелде, ди Юрий Переведенцев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Журналистлар аңардан, хәзер бездә әбиләр чуагымы, дип сорады. Август салкыныннан соң ул чынлап та әбиләр чуагы кебек кабул ителә. Чынлыкта ул – җәйнең дәвамы гына. Профессор исә әбиләр чуагының сентябрь урталарында киләчәген әйтте. Монысы инде классик әбиләр чуагы булачак, имеш.

Дилбәр Гарифуллина

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bilr-chuagy-sentyabr-urtasynda-kilchk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X