Бүген кылынган бер гамәл кыш буе авырулардан саклар
Бүген мөһим карарлар кабул итмәгез.
Бүген кемгәдер кунакка барсагыз, күршегезгә керсәгез, анда савыт-саба юа, кулыгызга себерке алып, өй җыештыра күрмәгез! Кеше өендә тәртип, чисталык урнаштырсагыз, ул өй хуҗаларының барлык күңелсезлекләре сезгә күчәр. Ярдәм итүне башка көнгә калдырыгыз.
Бүген мөһим карарлар да кабул итмәгез. Мөһим документларга кул куймагыз. Уңышлы булмаска мөмкин.
18 ноябрьдә өйдә тәртип булу мотлак. Бүген үз өегездә генераль җыештыру оештырсагыз, тормышыгызда проблемалар да кимергә тиеш.
Өегездә чисталык урнаштырганнан соң үзегезгә дә юынырга кирәк. Мунча керү бигрәк тә хәерле эш санала. 18 ноябрьдә мунча кергән кеше кыш буе авырмаска тиеш.
Бүген кызлар җирдән тимер акча ала күрмәсен, гомер буе ялгыз булырлар.
18 ноябрьдә ниндидер зур әйбер сатып алмау хәерле. Акчагыз юкка тузган булып чыгар.
Чыганак: https://apastovo.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/bugen-kylyngan-ber-gamal-kys-bue-avyrulardan-saklar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев