erid:2VtzquqpS7d
Бүген Татарстанда +20 градуска кадәр җылыта, яңгыр булуы ихтимал
Яңалыклар

Бүген Татарстанда +20 градуска кадәр җылыта, яңгыр булуы ихтимал

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2 апрельдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.

Җил көньяк-көнчыгыштан, юнәлешен төньяк-көнчыгышка алыштыра, тизлеге секундына 5-10 метр, ә көндез кайбер районнарда тизлеге секундына 13 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 0°С тан +5 градуска кадәр, ә көндез +15...+20 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев