erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Булачак Татарстан чемпионнарын тәрбиялисем килә», - ди көрәшче Ренас Кәлимуллин.

7 тапкыр дөнья, 8 тапкыр Россия һәм Татарстан чемпионы, 9 тапкыр Муса Җәлил турниры җиңүчесе Ренас Кәлимуллин бүгенге көндә татар көрәшендә тренерлык эшчәнлеге турында сөйләде. Аның фикеренчә, бүгенге көндә яшьләр арасында көрәшкә кызыксыну зур.


  •  

Көрәшче Ренас Кәлимуллин: Булачак Татарстан чемпионнарын тәрбиялисем килә

 

«Мин мәктәптә укытучы булып эшлим. Шунда ук тренерлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнәм. Үземә максат итеп күбрәк кечкенә балаларны җыюны куйдым. Мәктәптә 15-20 укучым бар, алар бөтенесе дә 1 сыйныфта укый. Хыялым зур – булачак Татарстан чемпионнарын тәрбиялисем килә. Алар әлегә сөлге дә тота белми, кечкенә чактан үстереп, дисциплинага өйрәтеп, зур кешеләр үстерәсем килә. Яшь буын көрәшкә тартыла, бу шатлыклы күренеш», – диде ул.

Ренас Кәлимуллин Муса Җәлил турнирын 9 тапкыр җиңгән көрәшче. Быел ул кабат келәмгә чыгарга әзерләнә.

«Муса Җәлил турниры турында хатирәләр мәктәптә укыган вакыттан килә. Мине әти мәктәптә укыганда Чаллыга Муса Җәлил турнирына алып барган иде. Мин көрәшчеләргә янган күзләр белән карап тордым, ул вакытта Ильяс Галимов, Рузил Ганиев кебек танылган көрәшчеләр көч сынаша иде. «Бу турнирны гомеремдә дә ота алмам», – дип уйлаганым исемдә. Аллаһка шөкер, тугыз тапкыр оттым. Быел үзем өчен унынчы юбилей ярышы булгач, бик отасы килә, әлбәттә. Дөрес, җиңел булмаячак. Мин яңа үлчәү авырлыгына күчтем. Күп көрәшчеләр 100 килограммнан 90 килограммга кадәр авырлык куачакбыз, диләр. Тырышабыз, Аллаһы теләсә, отарга дип барабыз», – диде ул.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре