erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Быел кыш нинди булыр? Ашытбаштан Рәис Шәкүров фаразы

Арча районының Ашытбаш авылыннан халык синоптигы Рәис абый Шәкүров узган ел кышка керер алдыннан, көрәкләрегезне әзерләгез, карлы кыш киләчәк, дип кисәткән иде. Сүзе дөрескә чыкты, рәхәтләндек кар көрәп.

Ә быелгы кыш ничек булыр? Рәис абыйга шалтыратып, шуның турында сораштык.   – Кар күп булмас, әмма суык булырга охшаган. Күчмә кошлар быел бик иртә китте. Димәк, салкын булачак. Аннары бәрәңге сабаклары төньякка ятып үсте, бу да кыш салкын булачак дигән сүз. Көньякка ятып үссә, гадәттә җылы була, – ди ул.   

Беренче кар 10-11 ноябрьдә үк төшәсе ди. Әмма 29 ноябрьгә кадәр яуган карлар эреп бетәчәк.   

20 сентябрьгә кадәр Рәис абый кабак, ташкабакларны җыярга кушты. 20сеннән соң кыраулар төшә башлый, ди.   

Ә бу җылы көннәр тагын бер атна гына тоткарланачак икән.    

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

Шәһри Казан

https://matbugat.ru/news/?id=45139

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев