erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышы уза

Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышы уза. Чарада төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән 800 укытучы катнаша.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында милләт балаларын тәрбияләүче укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

«175 милләт вәкиле яшәүче Татарстанда динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, Сабантуйларын матур итеп үткәреп, менә шулай күпмилләтле республикада яшәүче халкыбызга без бик рәхмәтле»,- диде ул.

Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә сәламләү сүзләрен җиткерде.

«Хәзерге шартларда яшь буыннарда ватанпәрвәрлек тәрбияләү аеруча зур әһәмияткә ия. Балаларыбызда туган җиргә мәхәббәт, тарихка һәм мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләүдә сезнең өлешегез бәяләп бетергесез. Туган тел укытучысы – ул милләтнең киләчәгенә нигез салучы, мәгърифәтче, милләт агачының тамырларын ныгытучы мөһим көч. Бүген мәгариф системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Без яңа технологияләр, ясалма фәһем юнәлешен кулланабыз, укытуның инновацион методикаларын булдырабыз. Әлеге чара укучылар заманча дөнья таләпләренә туры килә торган сыйфатлы белем алсын өчен тармакның алга таба үсешенә ярдәм итәр дип ышанабыз», - диелә хәбәрдә.

Мөхммәтшин туган телне ничә яшьтә дә өйрәнү оят булмавын үз мисалында исбатлады.

«Мин 45 яшькә хәтле татар телен белмәдем. Урыс авылында туып, урыслар арасында үсеп, Казанга депутат итеп сайлаганнан соң, депутатларыбыз, милләттәшләребез: «Бүгенге утырышны татар телендә алып барырга кушабыз», - дип тавышка куйдылар. Ә үземнең сүз байлыгым юк, бу миндә эчке канәгатьсезлек тудырды. Һәм татар телен өйрәнә башладым. Разил Вәлиевкә, Туфан Миңнуллинга, башкаларга бик зур рәхмәт. Китапларын биреп: «Көзге каршына басып, кычкырып укы», – дияләр иде. «Башы киткәнме соң?», - дип әйтүчеләр дә булды, ә мин горурлык белән: «Туган телемне өйрәнәм», - дия идем», - дип искә алды ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/moxammatsin-tugan-tel-ukytucysy-ul-millatnen-kilacagena-nigez-salucy-5922322

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев