Елан елыннан ниләр көтәргә?
2025 ел — яшел агач елан елы. Ул безне ниләр белән гаҗәпләндерер, беләсегез киләме?
Кытай мәдәниятендә зирәк һәм хәйләкәр елан еш кына тылсымлы ярдәмче һәм серләрне саклаучы ролен уйный: авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә һәм дөрес юл күрсәтә.Елан — тыныч хайван, ләкин үзен яклый белә, шуңа күрә аны ачуландырмау яхшырак.
Ләкин ни өчен ул агачтан, өстәвенә яшел төстә, дисезме? Көнчыгыш йолдызнамәсендә һәр ел саен, ”хуҗа" хайваннан тыш, тагын бер элемент яки стихия алмашына: алтын, ут, су, җир һәм агач. Агачның символик төсе — яшел. Бу кагыйдәләр буенча "агачлылык" уңыш һәм үсеш вәгъдә итә, ә яшел төс сыгылмалылык, тынычлык һәм, иминлекне югалтмыйча, шартларга җайлашу сәләте турында сөйли. Күрүегезчә, алдагы елның билгеләре начар түгел.
Елан елыннан нәрсә көтәргә? Бер яктан, Еланны тыныч, акыллы хайван дип атыйлар. Икенче яктан — Елан вакытының еш кына дөньяга драматик вакыйгалар һәм катаклизмнар китерүе билгеле.
Мәсәлән, 1881 елда народоволецлар император Александр ІІне шартлаталар. 1905 елда революция була. Октябрь революциясе дә Елан елында булган. 1929 елда АКШта — Бөек депрессия, ә 1941 елда СССРда Бөек Ватан сугышы башлана.
Шулай ук хуҗасы Елан булган 2001 елда 11 сентябрьдә АКШ тарихында иң зур теракт булды. 12 ел узгач, Бенедикт XVI Папа тәхетеннән ваз кичте — соңгы 600 ел эчендә Папаның ваз кичүенең беренче очрагы.
Борчулы исемлек 2025 елда тулыланмас дип өметләнәсе килә. Әмма астрологлар борылышлы вакыйгалар башка булмаячак, дип кисәтә.
Ел символының мотлак җимерелү генә вәгъдә итмәве юата ала: бу зур үзгәрешләр булырга мөмкин, көчләрнең гаять зур киеренкелеге һәм яңа ресурслар эзләү белән бәйле булса да.
Ничек кенә булмасын, «начарга әзерлән, яхшыга өмет ит» дигән канатлы әйтем актуаль булачак. Әгәр дә елның тәңкәле хуҗабикәсе хәвеф-хәтәрләр һәм үзгәрешләр китерсә, аларга алдан әзер булу яхшырак.
https://apastovo.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/elan-elynnan-nilar-kotarga
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев