erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электросамокат һәм велосипедларда йөрү вакытлыча тыела

Казанда кикшеринг компанияләренең электр самокатлары һәм велосипедлары парковкасын һәм хәрәкәтен тыячаклар.

Чикләү 18 һәм 19 майда – «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форум уздырылган көннәрдә гамәлдә булачак, дип яза kzn.ru.

Тыю Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе тәкъдиме буенча кертелә. Ул форум уздырылачак урыннарга кагылачак. Әлеге участокларда электр самокатларында һәм велосипедларда хәрәкәт автомат рәвештә ябылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исегезгә төшерәбез, форум дөньяның 80 иленнән 11 мең вәкилне берләштерәчәк. Аны уздыру бөтен ил күләмендә зур әһәмияткә ия, дип ассызыклады эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X