Февральдә нинди һава торышы булачак?
Кышның соңгы аена җитәргә дә санаулы көннәр калып бара
Февральдә һава температурасы уртача айлык нормадан 4-7 градуска югарырак булачак. «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец Telegram-каналында шулай дип белдерде, дип яза Ватаным Татарстан.
Аның сүзләренчә, явым-төшем февральдә дә аз булачак. Синоптик ачыклык керткәнчә, уртасы Төньяк полюс өстендә урнашкан һәм үзәге Төньяк Американың көнчыгышыннан Себергә таба эллипс рәвешен алган бик тә тирән стратосфера циркумполяр өермәсе аномаль кышның сәбәпчесе булды. Түбәндәге тропосфера агымы көньякка таба күчте һәм ул Рус тигезлегенә субтропик җылылык алып килүен дәвам итәчәк, диде ул.
Тишковец шулай ук аномаль җылы кышның салмак кына җылы язга (ул бик иртә киләчәк һәм ташу да көчле булмаячак) күчәчәгенә һәм язның эстафетаны уртача һава торышы хакимлек иткән җәйгә тапшырачагына да игътибар юнәлтте. Шул ук вакытта, мартта бераз суытып алырга мөмкин, гәрчә бу ай да климатик нормадан берничә градуска җылырак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев